Борис Березовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Березовский latin yazuında])
Борис Березовский
Туган телдә исем Борис Абрам улы Березовский
Туган 23 гыйнвар 1946(1946-01-23)
Мәскәү, ССРБ
Үлгән 21 март 2013(2013-03-21) (67 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Үлем сәбәбе асып үтерү[d][1]
Күмү урыны Бруквуд зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты, Московский государственный университет леса[d], МДУ механика-математика факультеты[d], Идарә итү проблемнары институты[d] һәм аспирантура[d]
Һөнәре эшкуар, математик, сәясәтче, икътисадчы, РФ Дәүләт думасы депутаты, российский олигарх
Эш бирүче Идарә итү проблемнары институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Либеральная Россия[d]
Балалар Березовская, Елизавета Борисовна[d]
Ата-ана
  • Абрам Марк улы Березовский (әти)
  • Анна Александр кызы Гельман (әни)
Хәрби дәрәҗә капитан
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d]

 Борис Березовский Викиҗыентыкта

Бори́с Абра́м улы Березо́вский (рус. Борис Абрамович Березовский) — Россия галиме, эшкуар һәм сәясәт эшлеклесе, 2000 елдан гомере азагына кадәр Бөекбританиядә сәяси эмиграциядә булган; Россиядә күпсанлы җинаятьләрдә гаепләнгән. Техник фәннәр докторы (1983), Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты (1991).

1990 елларда канунсыз ысулларын кулланып дәүләт милеге хосусыйлаша. Автоваз, АВВА хәйләле эшендә катнашканнан соң күп кеше алдашкан калганнар. Кайбер чыганаклар буенча террорчылар белән бәйләнгән иде. Березовский 1999 елда актив рәвештә Примаковка каршы була һәм аның фиркасе «Ватан» («Отечество») каршы төрле ысул куллана, чыгыш ясый һәм Владимир Путинны яклый, «Бердәмлек» («Единство») фиркасе (киләчәк Бердәм Россия) нигезләнүчеләрнең берсе.

«Бердәмлек» фиркасе һәм Путин җиңгәннән соң Березовский хәкимияттә үз йогынтысын югалта, шуңа күрә 2000 ел көзеннән башлап үз тәэсире кире кайтару өчен Владимир Путинның сәяси оппоненты булып тора. 2003 елның сентябреннән башлап даими рәвештә сәяси качкын буларак Бөекбританиядә яши[2]. 2008 елда «Forbes» аның байлыгы 1,3 млрд доллар тәшкил итүен язып чыккан.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Березовский 1946 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә туа. 1967 елдаМәскәү урман техникасы институтын, 1973 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. Советлар берлеге фәннәр академиясенең идарә проблемнары институтында аспирантурада укый, техник фәннәр докторы була.

1970-1987 елларда идарә проблемнары институты хезмәткәре булып эшли. 1973 елдан АвтоВАЗ белән хезмәттәшлек итә. 1989 елдан ЛогоВАЗны оештыручыларның берсе була, ә 1989 елның маеннан бу ширкәткә җитәкчелек итә. 1992 елдан Берләшкән банк директорлар шурасы рәисе. 1993-1995 елларда «Россия автомобиль альянсы» (AVVA) баш мөдире. 1994 елның 7 июнендә үзенең Мерседес машинасында радио аша идарә ителә торган бомба шартлатылып яралана.

1994 елның декабреннән 1996 елның 7 декабренә кадәр «Россия иҗтимагый телевидениесе» (ОРТВ) мөдирләр шурасы рәисенең беренче урынбасары. 1995 елның мартында ОРТВ баш мөдире Владислав Листьевны үтерүдә катнашучыларның берсе булуда шикләнелеп Березовский офисында тентү үткәрелә, үзен сорау алуга чакыралар. Березовский 1996 елдан «Себер нефть компанияләре» мөдирләр шурасы әгъзасы.

Россия һәм Чичәнстан арасында солых килешүен имзалауны оештыручыларның берсе. 1997 елдан 1998 елның 21 маена кадәр Россия президенты хакимияте җитәкчесе киңәшчесе. 1998 елның 13 ноябрендә «Коммерсантъ-Daily» газетында Березовский ФСБ башлыгы Владимир Путинга һөҗүм әзерләнүе турында ачык хат яза.

1999 елның 6 апрелендә Россия прокуратурасы Березовскийны сак астына алу турында карар чыгара. 14 апрельдә бу карар кире кагыла. Березовский «Аэрофлот» һава ширкәте белән канун бозып хезмәттәшлек итүдә гаепләнә. 1999 елда Березовскийдан гаепләүләр алына һәм ул бу эштә шаһит була.

1999 елның 19 декабрендә Березовский Карачай-Чиркәстән Россия думасына депутат итеп сайлана. Думада ул бер төркемгә дә, фракциягә дә керми.

2000 елдан Британиядә эмиграциядә яши һәм Путинның сәяси оппоненты була. 2013 елның 21 мартында үлә. Кайбер чыганакларга күрә үз-үзенә кул сала, кайберләренә күрә — инфаркттан үлә. Бизнесменның адвокаты Александр Добровинский «Россия-24» телеканалына әңгәмәдә, 67 яшьлек бизнесмен үзенә кул салган, дип белдерде[3].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Березовский беренче хатыны Нина Короткова белән бергә институтта укыган. 1970 елда өйләнешәләр. Бу никахтан ике кызлары бар.

Березовский 1991 елда Галина Бешаровага өйләнә. Бер уллары һәм бер кызлары бар.

Березовскийның соңгы җәмәгате Елена Горбунова бер кыз һәм бер ул таба.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]