Бхактиведанта Свами Прабхупада

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бхактиведанта Свами Прабхупада latin yazuında])
Бхактиведанта Свами Прабхупада
Туган телдә исем бенг. অভয়চরণারবিন্দ ভক্তিবেদান্ত স্বামীপ্রভুপাদ
Әйтелеш
Туган 1 сентябрь 1896(1896-09-01)[1][2]
Кәлкүттә, Британия империясе
Үлгән 14 ноябрь 1977(1977-11-14)[1][2] (81 яшь)
Вриндаван, Матхура[d], Агра[d], Уттар-Прадеш, Һиндстан
Күмү урыны Кришна Баларам Мандир
Ватандашлыгы  Һиндстан
 Британия Һиндстаны
Индия берлеге[d]
Әлма-матер Шотландский церковный колледж[d]
Һөнәре язучы, тәрҗемәче, фәлсәфәче
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать бакалавры[d]

 Бхактиведанта Свами Прабхупада Викиҗыентыкта

Абха́й Чаранарави́нда Бхактиведа́нта Сва́ми Прабхупа́да (Санскрит телендә: अभयचरणारविन्द भक्तिवेदान्त स्वामीप्रभुपाद), (abhaya-caraṇāravinda bhakti-vedānta svāmī prabhupāda), Бенгаль телендә: অভয়চরনাবিন্দ ভক্তিবেদান্ত স্বামীপ্রভুপাদ, шулай ук Шри́ла Прабхупа́да буларак мәгълүм, 1896 елның 1 сентябре, Калькутта — 1977 елның 14 ноябре, Вриндаван) — Һиндстан Гаудия-вайшнавизм дини эшлеклесе һәм дәгъвачысы; автор, тәрҗемәче һәм Һинд дине әдәбияты комментаторы; Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) нигезләүчесе.

Бхактиведанта Свами Прабхупада, туганда исеме Абхай Чаран Де, Калькуттада Бенгаль вайшнавлары (Кришнаитларының) дини гаиләсендә туган. 1920 елда престижлы Шотландия Чиркәү Колледжын бетереп, ул 11 яшендә булган Радхарани Датта дигән кызга өйләнгән һәм гаиләсен тәэмин итәр өчен фармацевтика бизнесы белән шөгыльләнгән. 1922 елда Абхай Гаудия-вайшнавизмның дәгъвачысы һәм реформаторы Бхактисиддханта Сарасвати (1874—1937) белән очрашкан, ул беренче очрашканда ук аны Инглиз телендә Кришна аңын дәгъва кылырга сораган. 1932 елда Абхай Бхактисиддхантадан Дикшаны (рухи кабул итүне) һәм «Абхай Чаранаравинда Дас» исемен алган. 1954 елда Абхай гаилә эшләреннән читләшкән, ә 1959 елда санньясага (ваз кичкән рәвешкә) кабул итүне алган һәм «А. Ч. Бхактиведанта Свами» монах исемен алган. 1954—1965 елларда Бхактиведанта Свами күпчелек вакытны Һинд диненең изге шәһәре Вриндаванда уздырган һәм Вайшнав изге текстларының тәрҗемәсе һәм комментарлар язу өстендә эшләгән.

69 яшендә Бхактиведанта Свами бер үзе йөк корабында Америка Кушма Штаталарына сәфәргә чыккан, аның максаты "Көнбатышның алкышлы туфрагына Һиндстанның изге хикмәтен утырту" булган, моңа Контркультура яшьләренең көнчыгыш мистицизмына кызыксыну ярдәм иткән. Нью-Йоркка бер тәңкәсез килеп үзе тирәсендә зур булмаган, әмма тугъры тарафдарлар төркемен туплый алган. 1966 елның июлендә Бхактиведанта "Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте"н (ИСККОН) нигезләгән. Бхактиведанта нигезләгән җәмгыятьнең кырыс әхлакый принциплары Нью-Йорк контркультурасының Богема яшәү рәвеше белән контрастка керсә дә, ул дәгъва иткән тәгълимат күп яшь кешеләрне җәлеп иткән һәм аларның тормышларына яңа мәгънә өрдерткән. ИСККОН Американың башка эре шәһәрләренә, ә аннан соң Аурупага һәм башка континентларына таралган. Тарихта беренче мәртәбә Бхактиведанта Һинд диненең бер традициясен Көнбатыш туфрагына утыртып "меңнәрчә яшь Америкалыларны һәм Аурупалыларны" Һинд диненә китергән, алар аны "Прабхупада" ("аның табаннары янында укытучылар утырган кеше") дип атаганнар. Прабхупаданың Америкага килүеннән соң 12 ел узгач, аның 1977 елда үлеменә кадәр ул "Кришна Аңы"н дәгъва итеп дөнья тирәли әйләнгән, 5000-нән артык укучыларны инициацияләгән (дикша), 100-дән артык Кришна гыйбадәтханәсен нигезләгән һәм якынча 60 комментарийлы Вайшнав изге язмасын нәшер иткән. 1970 еллар уртасына аның биюче һәм Харе Кришна мантрасын җырлаучы тарафдарлары - Кришнаитлар - Көнбатыш шәһәрләрендә гадәти күренеш булып киткән. Кришнаитларның актив дәгъвачылык эшчәнлегенә күрә, 2000-енче еллар башына Прабхупада китаплары 60-тан артык телләргә тәрҗемә ителгән булган һәм 500 млн нан артык тираж белән сатылган булган.
Прабхупада хөрмәтенә Калькуттада, Дәһлидә, Мумбаида һәм Гаудия-вайшнавизмның изге шәһәрләрендә Маяпурда һәм Вриндаванда урамнар аталган, шулай ук мәктәпләр, хастаханәләр, иганә фондлары аталган. Прабхупаданың йөзьеллыгы хөрмәтенә 1996 елда Һиндстан хөкүмәте аның сурәте белән Почта маркасын бастырган. Дин белгече С.И.Иваненко билгеләгәнчә күп Һинд дине белгечләре, шул исәптән Һиндстан премьер-министры Атал Бихари Ваджпаи, Һиндстан Президенты Шанкар Даял Шарма һәм Пранаб Мукерджи Прабхупаданы үз иленең бөтен дөнья буенча Һинд динен дәгъва иткән "рухи илчесе" дип саныйлар. 12-енче Һиндстан премьер-министры Деве Говда фикере буенча Һиндстан халкы Прабхупаданың "гамәлләре белән горур", аеруча аның дөнья телләрендә Һинд дине әдәбиятен укырга мөмкин иткәне белән.
Галимнәр Прабхупаданы харизматик рухи җитәкче итеп тасвирлыйлар һәм Ким Нотт билгеләгәнчә, аның "кешелеклеген" һәм "уникальлеге"н һәм миссионер уңышларын кыска вакыт эчендә һәм олы яшендә ирешүен аеруча ассызыйклыйлар.
Ачарья Шрила Прабхупаданың Вайшнавизмга карамаган Һиндстан фәлсәфи системаларга (аеруча "Адвайта-веданта", "Майявада"ны) карата компромиссыз позициясе Неоиндуизм (неоведантик) фәлсәфәчеләре тәнкыйтьлиләр. Прабхупада тәгълиматы белән шулай ук шулай аталган "каста Һинд дине тарафдарлары" карашлары аерыла, алар ИСККОН-да кабул ителгән Көнбатыш кешеләрен "брахман"нарга кабул итүне кабул итәрлек булмый дип саныйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica