Быдгощ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Быдгощ latin yazuında])
Быдгощ
пол. Bydgoszcz
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1038
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Bydgoszcz һәм Bydgoszcz
Дәүләт  Польша[1]
Нәрсәнең башкаласы Куявско-Поморское воеводство[d]
Административ-территориаль берәмлек Куявско-Поморское воеводство[d]
Сәгать поясы Үзәк Аурупа җәйге вакыты[d], UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Брда[d] һәм Висла
Хөкүмәт башлыгы Рафал Брунски[d]
Халык саны 337 666 (31 март 2021)[2]
Ир-ат халкы 158 052[3]
Хатын-кыз халкы 179 614[4]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 60 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Маннһейм[5], Павлодар[6], Вилһелмсһафен, Питешт, Һартфорд, Реҗҗо-нел-Эмилия[7], Патры[d][8], Кирмәнчек, Черкасы, Пөрт (Шотландия), Крагуеватс, Сливен[d], Нинбо[d] һәм Свонси
Моның хуҗасы Стадион имени Здзислава Кшишковяка[d] һәм Łuczniczka[d]
Нәрсә белән чиктәш Сиценко[d], Короново[d], Осельско[d], Добрч[d], Домброва-Хелминьска[d], Злавесь-Велька[d], Солец-Куявски[d], Нова-Весь-Велька[d] һәм Бяле-Блота[d]
Мәйдан 175,98 км²
Почта индексы 85-001
Рәсми веб-сайт bydgoszcz.pl(пол.)
Харита сурәте
Коллаж
Феноменның икътисады economy of Bydgoszcz[d]
Лексема-субъект Lua хатасы: unknown error.
Җирле телефон коды 52
Номер тамгасы коды CB
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Быдгощ Викиҗыентыкта

Быдгошч (пол. Bydgoszcz , [ˈbɨdɡɔʂt͡ʂ], алман. Bromberg , [ˈbʁɔmbɛʁk], лат. Bydgostia) — Польша шәһәре, Куявия-Поморье воеводалыгының үзәге. Эре елга порты, Висла-Одер каналында урнашкан.

2004 елдан биредә НАТОның Берләшкән көчләрнең өйрәнү үзәге урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 1238 елда телгә алынган. 1331—1337 елларда Тевтон ордены кулы астында. 1346 елда Казимир III Бөек Быдгошчка шәһәр хокукларын бирә.

15-16 гасырларда Быдгошч зур ашлык белән сәүдә итү үзәге булып китә. 1772 елда, Польшаның беренче бүлүе нәтиҗәсендә, Пруссия составына күчә.

1773—1774 елларда Висла-Одер, ягъни Быдгошч каналы төзелгән. 1806-1815 елларда Варшава һерцоглыгы составында, 1815 елда Пруссия составына кайта. 1871 елдан Алман империясе составында. 1919 елда, Бөек Польша күтәрелеше нәтиҗәсендә Польшага кушылган, 1920 елда Быдгошчның Польшаныкы булуын Версаль килешүе раслый.

1939—1945 елларда Өченче рейх составында. 1945 елдан соң барча алманнар Алманиягә качып киткән.

Икътисад һәм мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасыр мигъмари һәйкәлләре сакланып калганнар. Быдгошч аркылы ВаршаваБерлин тимер юл үтә. Машиналар төзү, агач эшкәртү, азык-төлек, химия, күн сәнәгате эшханәләре бар. Театр вә музейлар бар.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Ил Ел
 Редҗо Эмилия Италия Италия 12.04.1962
 Крагуевац[9] Сербия Сербия 23.07.1971
 Маннһейм[10] Алмания Алмания 26.11.1991
 Һартфорд АКШ АКШ 30.09.1996
 Павлодар Казакъстан Казакъстан 10.04.1997
 Перт

Бөекбритания Бөекбритания ||align="center"| 9.05.1998

 Черкассы Украина Украина 13.09.2000
 Кременчуг Украина Украина 30.06.2004
 Патры Юнанстан Юнанстан 8.10.2004[11]
 Ниңбо КХҖ КХҖ 28.12.2005
 Вилһелмсхафен Алмания Алмания 19.04.2006

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]