Вавель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вавель latin yazuında])

ВавельПольшаның Краков шәһәрендә, Висла яры буенда, Вавель тавында урнашкан архитектура комплексы. Комлекска Вавель кальгасы, Изге Вацлав һәм Изге Станиславның кафедраль соборы, милли каһарманнарга куелган һәйкәлләр, корольләр, милли каһарманнар, дин эшлеклеләренең каберләре керә. Вавель — Краковның, гомумән, Польшаның милли символы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Висла елгасы ягыннан күренеше
  • Х гасырда Вавель тавында Польша корольләренең Пяст династиясе үзләренә резиденция (кальга) төзи. Вавель тавы Висла өсте тигезлегеннән 25 м га күтәрелә. Кальганың икенче ягыннан тирән сулы канау казыла. Дошманнарга кальганы яулап алу мөмкин булмый.
  • 1000 елда, Краковта епископлык төзелгәч, Вавель Краков христиан епархиясе үзәгенә әйләнә. Шулай итеп, Вавель барлык Польшаның мәдәни-сәяси һәм дини тормышында әһәмиятле урын ала башлый.
  • ХI гасырның 1нче яртысыннан XVII гасыр башына кадәр Вавель Польша корольләренең резиденциясе булып тора.
  • 1320 елда Пяст династиясеннән булган Польша короле Владислав Локетек Вавель тавында үзенә резиденция төзи. Вавельдәге кафедраль соборда (1320-1364 елларда төзелгән) хатыны Ядвига белән башларына таҗ кияләр. Владиславның улы Бөек Казимир III корольләр резиденциясен готика стилендәге кальга итеп үзгәртеп кора. Шул елдан башлап, барлык Польша корольләре дә нәкъ шушы кальгада башларына таҗ кияләр, шунда ук якты дөнья белән хушлашалар да.
  • Кальганың төп өлешләре 1504-1535 елларда, корольләр Александр Ягеллончик (1501-1535) һәм Өлкән Зигмунт I (1506-1548) вакытында төзелә.
  • Ренессанс стилендәге корылмаларны мигъмарлар — диварлар кору өчен җаваплы Эберхард Розенберг (Eberhard Rosenberg), таштан декоратив бизәкләр ясау һәм эчке галереяләр өчен җавалы Францишек Флорентчик (Francyszek Florentczyk) төзи. Аларның эшен архитекторлар Бенедикт (Benedykt), Флоретчик (Floretczyk), Бартоломео Береччи (Bartolomeo Berecci) дәвам итә. Нәкъ шушы мигъмарлар кулы белән Вавель кальгасы Аурупада Яңарыш чоры мәдәниятенең гүзәл һәйкәленә әйләнә.
  • 1609 елда король Зигмунт III Краковны ташлап киткәч, Вавельнең әһәмияте кими, кальга матурлыгын җуя башлый.
  • 1656 елда Швеция басып алгач, кальга янгыннардан зарарлана. 1702 елгы янгын аеруча көчле зыян сала. Шведлардан соң килгән австриялеләр 1795 елдан 1905 елга кадәр кальганы казарма итеп файдаланалар, төрле биналар өстәп коралар.
  • 1858 елда кальга яңадан сафка бастырыла.
  • 1930 елдан рәсми рәвештә кальга музей итеп игълан ителә.
  • ХХ гасыр уртасында, Краковны фашистлар басып алгач, Краков генерал-губернаторлыгының һәм губернатор Һанс Франкның резиденциясе булып торган чорда, кальга шулай ук какшый. Яшерелмәгән затлы әйберләр урланып бетә.
  • Сугыштан соң поляклар кальганы торгызу эшенә керешәләр, Канадага илтеп яшерелгән экспонатлар кире кайта.
  • Соңгы реставрация 2003 елда үткәрелә.

Кальга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сенатор манарасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сенатор манарасы XV гасырда төзелә. Асты таштан, өске ягы кирпечтән өелгән. Комплекста иң биек манара исәпләнә. 1534 елда кальга белән тоташтырыла. Манара озак еллар корольләрнең киемнәрен саклау урыны булып хезмәт итә. Шулай ук дәүләт җинаятьчеләрен дә ябып торалар.

Сандомир манарасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сандомир манарасында Сандомирдан булган асылзат җинаятьчеләрне ябып тотканнар. Краков Австрия кул астында чагында, австриялеләр манарага үзгәртүләр кертә. Озак еллар кальганың хезмәтчеләре яши торган урын булып санала. 2002-2003 елларда уздырылган реконструкция вакытында манара иң беренче булган кыяфәтен ала, австриялеләр керткән үзгәртүләрдән баш тарталар.

Явызлар яки Караклар манарасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге манарада иң явыз җинаятьчеләр — король казнасын талаучылар ябып тотыла.

Кальга ишегалды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аркадалы ишегалды

Кальганың бишпочмак шәкелендә, ренессанс стилендә төзелгән ишегалды мәйданы — 2800 квадрат м.
Ишегалдына чыгучы биналарның ике аскы каты ярымтүгәрәк аркадалар белән эшләнгән. Өченче катта аркадалар юк, икеләйтелгән колонналар кальганың ишегалдына таба чыгып торган түбәсен тотып торалар.

Кальгада Польшаның милли каһарманы Тадеуш Костюшкога атлы скульптура урнаштырылган.

2016 елның июлендә Краковта, Вавель тавында Рим папасы Франциск катнашында Бөтендөнья (христиан) яшьләренең фестивале үтә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]