Валентина Толкунова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентина Толкунова latin yazuında])
Валетина Толкунова

Валентина Толкунова. 1972
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

рус. Валентина Васильевна Толкунова

Туу көне

12 июль 1946(1946-07-12)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Краснодар крае, Армавир

Үлү көне

22 март 2010(2010-03-22)

Үлү урыны

РФ, Мәскәү

Җирләнгән:

Троекуров зираты[d]

Эшчәнлек еллары

1966 – 2010

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

поп-музыка, джаз

Коллективлар

ВИО-66

Бүләкләр

Хөрмәт ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)
РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты Ленин комсомолы премиясе

http://www.valentinatolkunova.ru/
Милләт

рус

IMDb

ID 1413815

Култамга
Култамга

Валентина Толкунова, Валентина Василий кызы Толкунова (рус. Валенти́на Васи́льевна Толкуно́ва, 1946 елның 12 июле, ССРБ, РСФСР, Краснодар крае, Армавир2010 елның 22 марты, РФ, Мәскәү) — совет һәм РФ җырчысы, Калмык АССР (1975) һәм РСФСРның (1979) атказанган, РСФСР халык (1987) артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 12 июлендә Краснодар крае Армавир шәһәрендә хәрби тимер юлчы гаиләсендә туган. 1950 елда гаилә Мәскәүдә төпләнә. Гнесиннар исемендәге музыка укуханәсен (1971), читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният институтының дирижерлык-хор бүлеген (1976) тәмамлый.

19661971 елларда Юрий Саульский җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь оркестрның (ВИО-66) солисты.

1971 елда «Көн арты көн» (рус. День за днем) телефильмы өчен язылган «Стою на полустаночке» җыры (Михаил Анчаров сүзләре, Илья Катаев көе) белән танылу ала.

1972 елда Мәскәүнең Союзлар йортында Лев Ошанин юбилеенда В. Шаинскийның «Ах, Наташа» җыры белән катнаша. Әлеге концерттан соң композиторлар Э. Колмановский, М. Таривердиев, П. Аедоницкий, О. Фельцман, Е. Жарковский, М. Минков, В. Успенский, Е. Птичкин, Л. Лядова һ. б. белән иҗади дуслыгы башлана.

1973 елда «Җыр-73» (рус. Песня-73) финалында башкарган «Көмеш туйлар» (рус. Серебряные свадьбы) (Екатерина Шевелёва сүзләре, Павел Аедоницкий көе) җырын халык яратып кабул итә. Шул елдан «Москонцерт» берләшмәсендә эшли.

1974 елда «Җыр-74» финалында «Минем белән сөйләш әле, әни» (рус. Поговори со мною, мама) (Виктор Гин сүзләре, Владимир Мигуля көе) җыры белән катнаша.

1975 елдан башлап, 18 ел композитор Давид Ашкенази белән күп санда романслар иҗат итә.

1979 елдан башлап үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый.

1985 елда 22 җыры кергән «Хатын-кыз белән сөйләшү» (рус. Разговор с женщиной) исемле, 1990 елда сугыш турында язылган 22 җыры кергән «Әгәр дә сугыш булмаган булса» (рус. Если б не было войны) исемле, 2002 елда 11 җыры кергән «Минем уйлап чыгарган ир-атым» (рус. Мой придуманный мужчина) исемле альбомнары, 2006 елда балалар өчен 2 компакт-дискы дөнья күрә.

1987 елдан үзе оештырган Мәскәү музыкаль драма һәм җыр театрының сәнгать җитәкчесе.

«Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруында аның башкаруында «Арган уенчыклар йоклый» (рус. Спят усталые игрушки) бишек җыры яңгырый.

Финляндия, Япония, Һиндстан, Алмания, Люксембург, АКШ, Канада, Греция, Австралия, Вьетнам, Сингапур, Исраил һ. б. илләрдә гастрольләрдә була. 12 пластинка һәм компакт-диск чыгарган.

2010 елның 22 мартында Мәскәүдә вафат. Троекуров зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1975 — Калмык АССР атказанган артисты
  • 1979 — РСФСР атказанган артисты
  • 1980 — Ленин комсомолы премиясе
  • 1987 — РСФСР халык артисты
  • 1996 — Дуслык ордены (РФ)
  • 2006 — Хөрмәт ордены (РФ)

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире (1966-1971 елларда) — композитор Юрий Саульский.
II ире (1974-2000 елларда) — журналист, тәрҗемәче Юрий Папоров. Уллары Николай (1977[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Июльдә кабынган йолдызлар. Валентина Толкунова. «Сөембикә», 2017 ел, июль, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]