Вудро Вильсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вудро Вильсон latin yazuında])
Томас Вудро Вильсон
Туган телдә исем Thomas Woodrow Wilson
Туган 28 декабрь 1856(1856-12-28)
Страутон, Виргиния, АКШ
Үлгән 3 февраль 1924(1924-02-03) (67 яшь)
Вашингтон, Колумбия
Күмү урыны Вашингтон кафедраль җәмигы[d]
Яшәгән урын Woodrow Wilson Boyhood Home[d][1]
Ватандашлыгы Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Девидсон көллияте[d], Принстон үнивирситите, Джон Һопкинс үниверситеты[d] һәм Вирҗиния университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, тарихчы
Эш бирүче Принстон үнивирситите, Веслиан үнивирситите[d], Вирҗиния университеты[d] һәм Брин-Мор көллияте[d]
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Эллен Акссон Вильсон (1 нче хатыны)
Эдит Гальс Вильсон (2 нче хатыны)
Балалар Маргарет Вудро Вильсон[d], Джесси Вудро Вильсон[d] һәм Элеонор Вильсон Макаду[d]
Ата-ана
  • Джозеф Вильсон (әти)
  • Джанет Вудро (әни)
Кардәшләр Joseph Ruggles Wilson Jr.[d], Marion Morton Wilson[d] һәм Annie Josephine Wilson[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1919 Тынычлык өчен Нобель премиясе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d][2]

 Томас Вудро Вильсон Викиҗыентыкта

То́мас Ву́дро Ви́льсон (ингл. Thomas Woodrow Wilson; 1856 елның 28 декабре, Виргиния1924 елның 3 феврале, Вашингтон) — Америка Кушма Штатлары сәясәтчесе, илнең 28 нче президенты (19131921). Сәясәт белгече, тарихчы. АКШның Демократик фиркасе әгъзасы. 1910 елда Нью-Джерси губернаторы булып сайланган. 1919 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты [3].

Вудро Вильсон Виргиния штатының Стаутон шәһәрендә туа. 1873 елда Төньяк Каролинада урнашкан Дэвидсон көллиятенә укырга керә. 1879 елда Принстон университетына кабул ителә. Университетны тәмамлагач, 20 елга якын хокук белән шөгыльләнә.

1910 елда аны Нью-Джерси штаты губернаторы булып сайлыйлар. Ә 1912 елда ул АКШ президенты сайлауларына җиңү яулый. Аңа 41,8 % тавыш бирелә, Теодор Рузвельт исә 27,4 % тавыш җыя. Әлеге президентлык вакытында Вудро Вильсон актив рәвештә Беренче бөтендөнья сугышына керүгә каршы чыга, тынычлык сәясәтен алып бара.

1916 елда янә президентлыкка тәкъдим ителә. Сайлау алды кампаниясе шигаре — «Ул безне сугыштан саклады». Сайлауда ул көчкә җиңде (кайберәүләре җиңүен сорау астына алалар). Алмания агрессиясе сәбәпле 1917 елның 6 апрелендә Беренче бөтендөнья сугышына керергә мәҗбүр була. Милләтләр Лигасын оештырырга тәкъдим итә. 1919 елгы Версаль тынычлык килешүен төзүдә актив катнаша.

1919 елның көзендә җитди авырып китә, инсультны кичерә. Президентлыкның соңгы 2 елында авыру хәлдә була, ләкин халыктан бу яшерелә. 1921 елда, Ак йорттан киткәч, Вашингтонда яшәвен дәвам итә. 1924 елның 3 февралендә вафат була.

АКШның 100 000 долларында аның сурәте урын ала.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]