Галина Вишневская (1926)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Вишневская (1926) latin yazuında])
Галина Вишневская

Галина Вишневская. 2008
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Галина Павел кызы Иванова

Тулы исеме

рус. Галина Павловна Вишневская

Туу көне

25 октябрь 1926(1926-10-25)

Туу урыны

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград

Үлү көне

11 декабрь 2012(2012-12-11)

Үлү урыны

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү

Җирләнгән:

Новодевичье зираты[d]

Эшчәнлек еллары

1944 — 2012

Дәүләт

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Швейцария Швейцария

Һөнәрләр

җырчы, актриса

Моң

сопрано

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

классик музыка, опера

Коллективлар

Мәскәүнең Зур театры

Бүләкләр
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты РСФСР халык артисты
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Ленин ордены Франциянең Почетлы легион ордены Франциянең Сәнгатьләр һәм әдәбият ордены «Лениградны саклаган өчен» медале
IMDb

ID 0899631

Галина Вишневская, Галина Павел кызы Вишневская (кыз фамилиясе Иванова, рус. Гали́на Па́вловна Вишне́вская, 1926 елның 25 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград2012 елның 11 декабре, РФ, Мәскәү) — опера җырчысы (сопрано), театр режиссеры һәм актрисасы. РСФСР (1961), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (1966) халык артисты. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ почта маркасы. 2014

1926 елның 25 октябрендә Ленинградта туган. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын кичергән. 16 яшендә фронтка китә, һава һөҗүменнән саклану хәрби бүлгесендә хезмәт итә. «Лениградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.

1943-1944 елларда Римский-Корсаков исемендәге өлкән яшьтәгеләр өчен музыка мәктәбендә ярты ел укый.

1944 елда Ленинград өлкәсе оперетта театры хорына эшкә урнаша.

1952 елда зур конкурс аша үтеп, Зур театрга стажер итеп алына һәм бераздан (консерватория белеме булмаса да) әйдәүче солист итеп кабул ителә. 1952-1974 елларда Зур театрда утызлап рус һәм чит ил композиторларының операларыннан арияләр башкара: Татьяна («Евгений Онегин»), Аида («Аида» Верди), Виолетта («Травиата» Верди), Чио-Чио-сан («Чио-Чио-сан» Пуччини), Наташа Ростова («Сугыш һәм солых» (рус. Война и мир) Сергей Прокофьев), Катарина («Укрощение строптивой» Шебалин, беренче башкаручы, 1957), Лиза («Пики дамасы» (рус. Пиковая дама) Пётр Чайковский), Купава («Кар кызы» (рус. Снегурочка) Римский -Корсаков), Марфа («Патша кәләше» (рус. Царская невеста) Римский-Корсаков) һ. б.

1966 елда экстерн рәвештә Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1974 елда, Александр Солженицынны яклап чыккан һәм үз өйләрендә (дачада) сыендырган өчен, совет хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә (концертлары уздырылмый, радио-телевидениегә , матбугатка юл ябыла, чит илләргә гастрольләр рөхсәт ителми) . Ире Мәскәү консерваториясе профессоры виолончельдә уйнаучы һәм дирижер Мстислав Ростропович (1927-2007) һәм ике кызы белән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе мәдәният министрлыгы аша чит илгә дәвамлы командировакага китәргә мәҗбүр ителә. АКШта, Франциядә, Бөекбританиядә яшәп, Ковент-Гарден, Метрополитен-опера, Гранд-Опера, Ла Скала, Мюнхен Опера сәхнәләрендә сопрано партияләрендә чыгыш ясый. «Тоска», «Аида», «Турандот», «Сугыш һәм солых» (рус. Война и мир) һәм «Евгений Онегин» операларында партияләр башкара.

1978 елда «совет дәүләтенең престижын какшатучы даими актлары өчен» сылтавы белән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ватандашлыгыннан мәхрүм ителә [1].

1982 елдан һөнәри опера сәхнәсеннән китә, концертларда катнашуын һәм педагог, драма артисты эшчәнлеген дәвам итә.

1984 елда үзе турында үзе язган «Галина» китабы инглиз телендә (русча варианты 1991 елда) дөнья күргән.

1990 елда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ватандашлыгы кире кайтарылгач, илгә кайта. Мәскәүнең Чехов исемендәге театрында рольләр башкара. «Провинция бенефисы» (рус. Провинциальный бенефис), «Александра» фильмнарында уйный. «Мәскәү консерваториясенең шәрәфле профессоры» исеме бирелә.

2002 елның 1 сентябрендә үз исемендәге Опера җыры үзәге ача [2].

2012 елның 11 декабрендә Мәскәүдә 87 яшендә вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире (1944 елда) — Георгий Вишневский, хәрби диңгезче.
II ире (1944-1945 елларда) — Марк Илья улы Рубин, Ленинград оперетта театры директоры. Уллары Илья Марк улы (балачакта вафат).
III ире (1955-2007 елларда) — Мстислав Растропович, виолончельдә уйнаучы. Кызлары Ольга (1956), виолончельдә уйнаучы; Елена (1958), пианинода уйнаучы.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Г. Вишневская» Airbus A320 лайнеры
  • 1961Анна Ахматова, Галина Вишневскаяның җырлавын сокланып тыңлагач, «Слушая пение» (тат. Җыр тыңлаганда) шигырен язган.
  • 2013Airbus A320 очкычына «Галина Вишневская» исеме бирелгән[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Вишневская Г. П. Галина. М.: Вагриус, 2006. ISBN 5-9697-0281-1
  2. Вишневская Г. П. Галина. История жизни. Никея, 2011.
  3. Октябрьдә кабынган йолдызлар. Галина Вишневская. «Сөембикә», 2016 ел, октябрь, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]