Гарольд Вильсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гарольд Вильсон latin yazuında])
Гарольд Вильсон
Туган телдә исем Harold Wilson
Туган 11 март 1916(1916-03-11)
Хаддерсфилд, Көнбатыш Йоркшир, Англия
Үлгән 24 май 1995(1995-05-24) (79 яшь)
Лондон, Англия
Үлем сәбәбе колоректаль яманшеш[d] һәм Альцһеймер авыруы
Күмү урыны Корнуолл[d]
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Гайсә көллияте[d] һәм Wirral Grammar School for Boys[d][1]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы
Эш бирүче Оксфорд университеты
Сәяси фирка Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе
Җефет Мэри Уилсон[d]
Балалар Робин Вильсон[d] һәм Джайлз Уилсон[d][2]
Ата-ана

 Гарольд Вильсон Викиҗыентыкта

Гарольд Вильсон (ингл. Harold Wilson) — британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры (19641970 һәм 19741976), Лейбористлар фиркасе әгъзасы һәм җитәкчесе (19631976). XX гасырда иң күренекле британ сәясәтчеләрдән санала. Аның җитәкчелегендә лейбористлар сайлауларда 4 тапкыр җиңү яулый. Вильсон эшеннән кинәт кенә, югары популярлык вакытында килә. Моның сәбәбе авыру булуы ихтимал.

Оксфорд университетын тәмамлый (1937). Шул ук елда көллиятләрдә икътисади тарихны укыта башлый. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында армиягә язылырга тели, ләкин аны статист булып калдыралар. Андагы эшчәнлек өчен Британ империясе Ордены белән бүләкләнә.

1945 ел сайлауларында парламентка уза. 1947 елда Клемент Эттли премьерлыгы астында сәүдә министры вазифасын үти. 1963 елда фирка лидеры булып сайлана.

1964 ел сайлауларында Лейбористлар фиркасе җиңә, ләкин урыннары аз була. Премьер-министр булып билгеләнгән Вильсон тыныч сәясәт алып барып, 1966 елда тагын сайлауларны уздыра һәм фиркагә җиңү яулый.

Премьерлык вакытында кризислар булса да, акыллы сәясәт алып барырга тырыша. 1976 елның 16 мартында кинәт кенә, үз теләге белән вазифасын калдыра. 1983 елда парламенттан китә. Гомернең соңгы көннәрендә Альцһеймер чире белән авырый. 1995 елда вафат була.

Элгәре:
Хью Гайтскелл
Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе җитәкчесе
19631976
Аннары:
Җеймс Каллаган
  1. Moore P. G. Obituary: James Harold Wilson 1916-95 // J. R. Stat. Soc.Royal Statistical Society, 1996. — ISSN 0964-1998; 1467-985Xdoi:10.1111/J.1467-985X.1996.TB00710.X
  2. 2,0 2,1 2,2 Lundy D. R. The Peerage