Гленн Клоуз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гленн Клоуз latin yazuında])
Гленн Клоуз
Туган телдә исем ингл. Glenda Veronica Close
Туган 19 март 1947(1947-03-19) (77 яшь)
АКШ, Коннектикут, Гринвич
Яшәгән урын Бедфорд-Гилл (Нью-Йорк)
Милләт инглиз
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Вильям һәм Мария көллияте[d], Чоут Розмари Һолл[d] һәм St George's School in Switzerland[d]
Һөнәре актриса, продюсер
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет David Evans Shaw[d]
Балалар кызы Энни Мод Старк (1988)
Ата-ана
  • Уильям Клоуз (19242009), табиб (әти)
  • Бетти Клоуз (әни)
Бүләк һәм премияләре Алтын глобус премиясе «Эмми» премиясе «Тони» премиясе
Култамагасы

 Гленн Клоуз Викиҗыентыкта

Гленн Клоуз, Гленда Вероника Клоуз (ингл. Glenn Close, Glenda Veronica Close, 1947 елның 19 марты, АКШ, Коннектикут, Гринвич) — АКШ кино һәм театр актрисасы, продюсер, җырчы. Ике мәртәбә «Алтын глобус» (ba) (2005, 2008), өч мәртәбә «Эмми» (1995, 2008, 2009), өч мәртәбә «Тони» (1984, 1992, 1995) кино премияләре лауреаты. Алты мәртәбә «Оскар» премиясе (1983, 1984, 1985, 1988, 1989, 2012) номинанты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гленн Клоуз. Канн, 2010
«Сансет бульвары»нда Норма Десмонд ролендә

1947 елның 19 мартында АКШның Коннектикут штатында Гринвич шәһәрендә туган. Балачагы Конгода үтә. Әнисе — Бетти Клоуз (ингл. Bettine Moore Close), югары катлау җәмгыяте вәкиле, әтисе Уильям Клоуз (ингл. William Taliaferro Close, (19242009)) Бельгия Конгосында медицина клиникасын җитәкли. Гленның ике кыз туганы — Тина һәм Җесси, ике ир туганы (әти-әнисе Африкада чакта уллыкка алган) — Александр (Сэнди) һәм Тамбов Мисоки бар. Әтисе кызын да табиб итеп күрәсе килә. Әмма Гленн актриса булырга хыяллана. Швейцариядә Изге Георгий интернат-мәктәбен (ингл. St. George's School) тәмамлагач, Виргиния штатындагы Уильямсберг шәһәрендәге Вилһельм һәм Мэри көллиятенең (ингл. College of William & Mary) театр бүлегенә профессор Һовард Скаммон (ингл. Howard Scammon) кул астында театр һәм анропология белгечлекләренә укырга керә.

1967 елда, егерме яшендә, Бродвейда театрда чыгыш ясый башлый. Театрда уйнаган иң билгеле роле — Эндрю Ллойд-Уэбберның «Сансет бульвары» (ингл. Sunset Boulevard)[1] мюзиклындагы Норма Десмонд (ингл. Norma Desmond) роле.

1982 елда кинода беренче зур ролен — Америка режиссеры Җорҗ Рой Һиллның «Гарп буенча тормыш» (ингл. The World According to Garp, 1982) фильмында Җенни Филдс ролен уйный. Әлеге роле өчен 1983 елда «Оскар» премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премия бирелми.

Кинодагы иң билгеле роле — Бөекбритания режиссеры Стивен Фризның «Куркыныч элемтәләр» (ингл. Dangerous Liaisons, 1988) фильмындагы маркиза де Мертей роле.

1990 еллардан башлап, күбрәк телевидениедәге сериалларда төшә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I ире (1969—1971 елларда) — гитарист Кабот Уэйд.
II ире (1984—1987 елларда) — бизнесмен Җеймс Марлас.
III ире-өйдәше (1987-1991 елларда) — продюсер Җон Старк. Кызлары Энни Мод Старк (1988).
IV ире (2006—2015 елларда) — эшмәкәр Дэвид Эванс Шоу.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мартта кабынган йолдызлар. Гленн Клоуз. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сансет бульвары — Лос-Анҗелес шәһәренең үзәк урамы