Гордон Браун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гордон Браун latin yazuında])
Гордон Браун
Туган телдә исем Gordon Brown
Әйтелеш
Туган 20 февраль 1951(1951-02-20) (73 яшь)
Гиффнок, Шотландия
Яшәгән урын Даунинг-стрит, 10
Төньяк Квинсферри[d]
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Эдинбург үнивирситите[d], Kirkcaldy High School[d], Acland Burghley School[d] һәм Wellfield Middle School[d]
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче Ачык университет[d], Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Каледонский университет[d]
Сәяси фирка Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе
Җефет Сара Маколей
Балалар уллары: Джон һәм Джеймс Фрейзер
Ата-ана
Кардәшләр Эндрю Браун[d]
Гыйльми дәрәҗә: лауреат[d]

 Гордон Браун Викиҗыентыкта

Гордон Браун (ингл. Gordon Brown) — британ (шотланд) сәясәтчесе, лейборист, Бөекбританиянең 74 нче премьер-министры (2007 елның 27 июненнән 2010 елның 11 маена кадәр).

16 яшендә Эдинбург университетының тарих бүлегенә укырга керә. Магистр (1972), тарих фәннәре докторы (1982) фәнни дәрәҗәләргә ия. Яшь чыгында Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасенә кабул ителә. 1979 елда парламентка үз намзәтен тәкъдим итә, ләкин сайлауларда җиңелә. 1983 елга кадәр журналистика белән шөгыльләнә, ә 1983 елда Көнчыгыш Данфермлайннан парламентка уза.

19891992 елларда «шәүлә» хөкүмәтенең сәүдә һәм сәнәгать министры, 19921997 елларда «шәүлә» хөкүмәтенең финанслар министры. 19972007 елларда Тони Блэр җитәкчелегендә булган хөкүмәттә финанслар министры вазифасын үти. 2007 елның 24 июнендә Тони Блэр урынына Лейбористлар фиркасенең җитәкчелеге булып сайлана, шул ук елның 27 июнендә илнең премьер-министры буларак билгеләнә[2].

Гордон Браунның хөкүмәт җитәкчелеге дәвамында аның һәм Лейбористлар фиркасенең рейтингы тотрыклы булмаган. Аерым реформалар популярлыгын күтәрсә, гомумән алганда, лейбористлар өчен авыр чор булган. Лейбористлар өчен тавыш биргән хатын-кыз турында начар сүзләр әйтү премьер-министрның абруен төшергән[3].

2010 елның 6 маенда узган парламент сайлауларында бер фирка дә парламентта күпчелекне казана алмады. Бу вәзгыять «эленеп калган парламент» дип аталды[4]. Башта урыннан китмәячәк дип белдергән Браун, 10 майда вазифасыннан китүен белдерде. Елизавета II тәкъдиме буенча, әлеге вазифа Дэвид Кэмеронга бирелде[5]. TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]