Гүзәл Яхина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Яхина latin yazuında])
Гүзәл Яхина
Туган телдә исем Гүзәл Яхина
Туган 1977(1977)
Казан
Яшәгән урын Катановский переулок, 5[d][1]
Достоевски урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм 131 нче лицей
Һөнәре язучы
Балалар улы
Бүләк һәм премияләре «Русский Букер»
«Ясная поляна»
«Большая книга»
«Звездный билет» (2015)

 Гүзәл Яхина Викиҗыентыкта

Гүзәл Яхина, Гүзәл Шамил кызы Яхина, рус. Яхина Гузель Шамилевна (1977) — язучы, ХХ гасырның 30 нчы еллары афәтләре турында язылган «Зөләйха күзләрен ача» (рус. Зулейха открывает глаза) дебют китабы авторы, «Русский Букер», «Ясная поляна», «Большая книга», «Звездный билет»[2] әдәби премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Зөләйха күзләрен ача» китабы
«Сәмәркандка эшелон» китабы

1977 елда Казанда туган. Әти-әнисе ягыннан тамырлары Саба районы Җөри авылына тоташа. Казанның 131 нче санлы урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының алман һәм инглиз телләре бүлеген, Мәскәүдә Кино мәктәбенең сценарий факультетын тәмамлаган. 1999 елдан Мәскәүдә яши, тәрҗемә, реклама, маркетинг һәм PR өлкәсендә эшли һәм иҗат итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала чагыннан иҗат белән мавыга: хикәяләр, пьесалар, әкиятләр яза.

«Нева», «Октябрь» журналларында әсәрләрен бастыра. «Сибирские огни» журналында «Зөләйха күзен ача» романыннан өзекләр басылып чыга.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Русский Букер», «Ясная поляна» (2 млн сум)[5], «Большая книга» (3 млн сум)[6], «Звездный билет-2015»[7] әдәби премияләре.

Хәзерге вәзгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның ноябрендә Башкорт драма театры Уфада Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен, «Россиянең Украинада алып барган хәрби хәрәкәтләренә карата театр хезмәткәрләренең фикере автор фикере белән тәңгәл килмәгәнлектән», репертуардан ала.[8][9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://jytely.info/kazan
  2. Йолдызлы билет Булат Ибраһим белән Гүзәл Яхинага эләкте. Идел журналы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-19 
  3. Саба мәктәбендә Рөстәм Миңнехановның башлангыч сыйныф укытучысы була
  4. Бер нәшрият кенә шунда ук җавап бирде 2016 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
  5. «Идел» журналында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-19 
  6. «Казань» ТРК сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-19 
  7. Йолдызлы билет Булат Ибраһим белән Гүзәл Яхинага эләкте. «Идел» журналы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-19 
  8. Башкорт драма театры Уфада «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алды. Татар-информ, 13.11.2022
  9. ИҒТИБАР. 2022 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. Башкирский академический театр драмы им. Мажита Гафури

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]