Даниель Дефо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даниель Дефо latin yazuında])
Даниель Дефо

Тугач бирелгән исеме: Даниель Фо (Daniel Foe)
Туу датасы: 1660(1660)
Туу урыны: Криплгейт, Лондон
Үлем датасы: 26 апрель 1731(1731-04-26)
Үлем урыны: Мурфилдс
Ватандашлык: Калып:UK
Эшчәнлек төре: язучы һәм публицист
Иҗат итү еллары: 1700
Иҗат итү теле: инглиз теле

Даниель Дефо ингл. Daniel Defoe; Daniel Foe исеме белән туган; 1660- еллар тирәсе, Криплгейт – 26 апрель (яки 24-е, төгәл дата бәхәсле), 1731 ел, Мурфилдс) – инглиз язучысы һәм публицисты, атаклы «Робинзон Крузо» әсәренең авторы буларак билгеле. Дефоны жанр буларак романның иң беренче тарафдарларының берсе итеп саныйлар. Ул Бөекбританиядә шул жанрны популярлаштыра, ә кайберәүләр фикеренчә, ул – инглиз романына нигез салучы шәхес. Дефо күп төрле һәм иҗади бай язучы, ул 500дән артык китап, памфлет һәм төрле темаларга «журналлар» язган.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. Дефо 1660 елда Лондонда шәмнәр белән сату итүчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисенең вафатыннан соң аның эшен дәвам итеп баерга уйлый, ләкин бөлә. Әмма тапкыр егет аптырап калмый, рибачы (процентлар исәбенә яшәүче) Таффлиның искиткеч ямьсез кызына өйләнеп, берничә мең фунт бирнә иясе була һәм шул акчага Британия колонияләренә китеп, андагы җирле халыкны алдап сәүдә итә, бик нык баеп китәргә уйлый. Дефо котылу җыен таба – пиратларга кушыла. Күп тә үтми, баеп Лондонга кайтып төшә. Тик монда аны берничә таланган кеше танып ала һәм полициягә хәбәр итә. Киләчәктә күренекле язучы булачак Даниэль хөкем каршына баса. Ләкин бу юлы да котыла, хөкемдарларга бөтен байлыгын ришвәт кыла.

Акчасыннан колак каккач, Дефо тагын авантюрага тотына. Ул заманда карт диңгезчеләрнең мемуарлары модада була. Яшь каләм әһеле булмаган кешеләр исеменнән шундый тарихлар язарга керешә, шактый гына баеп та китә. Ләкин ялганы ачыла. Һәм авторны хурлык баганасына бәйләп куялар, ә китапларын бастырмый башлыйлар. Киләчәктә атаклы булачак язучы 70 яшендә хәерчелектә вафат була.[1]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «The Consolidator or, Memoirs of Sundry Transactions from the World in the Moon» — 1705
  • «A True Relation of the Apparition of One Mrs. Veal The Next day after Her Death to One Mrs. Bargrave at Canterbury The 8th of September 1705» — 1706
  • «Atlantis Major» — 1711
  • «Робинзон Крузо» — 1719
  • «Робинзон Крузоның башка маҗаралары» — 1719
  • «Captain Singleton» — 1720
  • «Memoirs of a Cavalier» — 1720
  • «Чума елы көндәлеге», 1722; (русский перевод — 2002 год, К. Н. Атаров)
  • «Roxana: The Fortunate Mistress»— 1724
  • «A Tour through Great Britain» — 17241726
  • «The Family Instructor»
  • «The Pirate Gow»(1724) 
  • «The Storm»
  • «The King of Pirates»
  • «Colonel Jack»
  • «A New Voyage round the World» — 1725
  • «The Political History of the Devil» — 1726
  • «System of Magic» — 1726

Эсселар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Conjugal Lewdness»
  • «Serious Reflections of Robinson Crusoe» — 1720
  • «The Complete English Tradesman»
  • «An Essay Upon Projects» (беренче нәшер ителгән китабы)
  • «An Essay Upon Literature» — 1726
  • «Mere Nature Delineated» — 1726
  • «A Plan of English Commerce» — 1728
  • «Essay on the Reality of Apparitions» — 1727. Нәшер.: Д.: Scott, 1810; Hazlitt, 1840; Bohn, 185418551913; Aitken, 16 vv, 1895
Поэмы
  • «The True-Born Englishman: A Satyr»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]