Джейн Харрисон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Джейн Харрисон latin yazuında])
Джейн Харрисон
Туган телдә исем ингл. Jane Ellen Harrison[1]
Туган 9 сентябрь 1850(1850-09-09)[2][3][4]
Коттингхем[d], Восточный райдинг Йоркшира[d], Восточный райдинг Йоркшира[d], Йоркшир и Хамбер[d], Англия, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d][1]
Үлгән 15 апрель 1928(1928-04-15)[2][3][4] (77 яшь)
Блумсбери[d], Камден[d], Зур Лундын[d], Англия, Бөекбритания
Ватандашлыгы  Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
 Бөекбритания
Әлма-матер Челтнем Лэдиз Колледж[d][5][1] һәм Ньюнһәм көллияте[d][5][1]
Һөнәре телбелгеч, университет профессоры, эссече, мифограф, классицист, антрополог, язучы, сәнгать белгече, галим, суфражистка
Эш бирүче Кембриҗ университеты

 Джейн Харрисон Викиҗыентыкта

Джейн Эллен Харрисон (ингл. Jane Ellen Harrison; 1850 елның 9 сентябре1928 елның 15 апреле) — Британия Антиклык белгече, лингвист, феминистка. Харрисон, Карл Кереньи һәм Вальтер Буркерт белән беррәттән, грек мифологиясе өлкәсендә заманча тикшеренүләргә баш куючы галимнәрнең берсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джейн Харрисон Коттингхемда, Йоркширда туа һәм гувернантка тәрбиясе астында башлангыч белем ала. Ул алман, латын, грек, яһүд телләрен өйрәнгән. Профессиональ тормышының зур өлешен Харрисон Ньюнхемда, Кембриджда күптән түгел хатын-кызлар өчен нигезләнгән прогрессив көллияттә үткәрә[6].

Гилберт Марри, Фрэнсис Корнфорд һәм Артур Кук белән бергә ул Кембридж ритуалистлары буларак танылган төркемгә керә; әлеге төркем әгъзалары антик сәнгать һәм ритуалларны өйрәнүдә антропология һәм этнографияне кушу белән кызыксыналар.

Беренче бөтендөнья сугышы Харрисон тормышында үзгәрешләр калдыра. Сугыштан соң ул беркайчан да Италиягә һәм Грециягә бармый. Ул алдагы публикацияләрнең күзәтүләре һәм яңа редакцияләре өстендә эшли; пацифистик карашлары аның изоляцияләнүенә сәбәп була. 1922 елда пенсиягә чыккач, ул күпмедер вакыт Парижда Хоуп Миррлиз белән яши, ә аннары алар Лондонга әйләнеп кайта, анда 1928 елда Харрисон лейкемиядән вафат була.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Харрисон формаль белемен Cheltenham Ladies' College да ала, анда югары белем турында сертификат ала. 1874 елда ул Кембридж университетының Ньюнхем-көллиятендә классик филологияне өйрәнүне дәвам итә. Үзенең башлангыч хезмәтләре өчен Харрисон ике мактаулы докторлык дәрәҗәсе, 1895 елда Абердин университетында һәм 1897 елда Дарем университетында ала.

1882 елда нәшер ителгән Харрисонның беренче монографиясе Һомерның «Одиссея»сында һәм грек ваза рәсеме мотивларында гомуми тирән мифологик чыганаклар кулланылган дигән фикергә һәм классик археологиядә моңарчы популяр булмаган ваза язучыларның репертуары мифлар һәм ритуаллар турында яңа мәгълүмат бирергә мөмкин дигән тезиска нигезләнә.

Ул XIX гасыр археологик табылдыкларын грек динен интерпретацияләү өчен кулланган, киләчәктә стандарт булган ысулларны кулланган.

Харрисон шулай ук Чарльз Дарвин теориясенең мәдәни кушымтасын да өйрәнгән. Харрисонга һәм аның буынына антрополог Эдуард Бернетт Тайлор йогынты ясаган, ул үсеш теориясе атасы булып санала, бигрәк тә аның 1871 елгы «Борынгы мәдәният: мифология, фәлсәфә, дин, тел, сәнгать һәм гореф-гадәтләр үсешен өйрәнү» хезмәте. Социаль дарвинизм күзлегеннән диннең килеп чыгышын анализлап, Харрисон диннең антиинтеллектуаль һәм догматик булуын, әмма дин һәм мистицизм мәдәни яктан кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән[7].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Prolegomena to the Study of Greek Religion (1903, новые редакции в 1908, 1922)
  • Heresy and Humanity (1911)
  • Themis: A Study of the Social Origins of Greek Religion (1912, новая редакция в 1927)
  • Ancient Art and Ritual (1912+)
  • Epilegomena to the Study of Greek Religion (1921)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Blain V., Grundy I., Clements P. The Feminist Companion to Literature in English: Women Writers from the Middle Ages to the Present — 1990.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 FemBio database
  4. 4,0 4,1 A Historical Dictionary of British Women — 2 — Routledge, 2003. — ISBN 978-1-85743-228-2
  5. 5,0 5,1 Oxford Dictionary of National Biography / C. MatthewOxford: OUP, 2004.
  6. Douglas A. Anderson. Introduction. Lud-in-the-Mist. By Hope Mirrlees. Cold Spring Harbor, New York: Cold Spring Press (ISBN 978-1-59360-041-9), 2005. 9.
  7. Alpha and Omega, 177

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]