Евгений Боратынский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Боратынский latin yazuında])
Евгений Боратынский

Е. А. Боратынский (1800-1844)
Тугач бирелгән исеме: Евгений Абрам улы Боратынский
Туу датасы: 2 март 1800(1800-03-02)
Туу урыны: Тамбов губернасы
Үлем датасы: 11 июль 1844(1844-07-11) (44 яшь)
Үлем урыны: Италия, Неаполь
Милләт: поляк
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1819—1844
Юнәлеш: романтизм
Жанр: шигырь, элегия, поэма
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Креницинга» (1819)
Имза: Култамга
Яшәү җире Казан[1]
Мәскәү[1]

Евгений Боратынский, Евгений Абрам улы Боратынский (Баратынский) (рус. Боратынский (Баратынский) Евгений Абрамович, 1800 елның 2 марты, Тамбов губернасы1844 елның 11 июле, Италия, Неаполь) — шагыйрь, тәрҗемәче. 18461857 елларда Казан губернаторы булган сенатор И. А. Боратынскийның (18021859) бертуган абыйсы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Шевалье. «Е.А. Боратынский»

1800 елның 2 мартында Тамбов губернасы Кирсанов өязе Вяжя авылында поляк асылзатлары гаиләсендә туган. Әтисе Абрам Андрей улы Боратынский (17671810), отставкадагы генерал-лейтенант, император Павел Iнең якын кешесе була. Әнисе Александра Федор кызы Черепанова (17761852) — Павел I нең хатыны Мария Федор кызының фрейлинасы. Балачагы махсус төзелгән Мара утарында[2] уза. Кечкенәдән итальян, алман, француз телләрен камил белә.

18121816 елларда I—III класс чинындагы хәрбиләр әзерләүче Петербург пажлар корпусында укый. 1816 елда корпустан куып чыгарыла. 1819 елда янәдән Петербургка килеп, егерь лейб-гвардия полкына рядовой булып урнаша. Хәрби хезмәттә вакытта А. А. Дельвиг, А. С. Пушкин, В. К. Кюхельбекер, Ф. Н. Глинка, Н. И. Гнедич белән танышып, дуслаша. Шушы чорда матбугатта беренче шигырьләре басылып чыга.

1820 елның гыйнварында «унтер-әфисәр» хәрби дәрәҗәсе бирелеп, Финляндиягә Нейшлот 87нче пехота полкына күчерелә. Финляндиядә (1824 елдан Һельсинкида) барысы 6 ел хезмәт итә. Шигырьләрен К. Ф. Рылеев, А. А. Бестужев-Марлинский нәшер иткән «Полярная звезда» әлманахында (18221825) бастыра. Дусларының тырышлыгына карамастан, Боратынскийның бәйсез холкын, каршылыклы иҗатын яратмаган патша аңа әфисәр дәрәҗәсе бирдертми. 1826 елның 31 гыйнварында «прапорщик» дәрәҗәсендә отставкага чыга.

1826 елның 9 июнендә Мәскәүнең Харитоний чиркәвендә генерал-майор Л. Н. Энгелһардтның өлкән кызы Анастасия (18041860) белән никахлаша[3]. Тугыз балалары була.

18311833 елларда хатынының Казан өязе Каймар авылындагы[4] утарында һәм Казанда яши. 1833 елның сентябрендә Казанда үз өендә А. С. Пушкинны кабул итә[5].

1828 елда «коллежский регистратор» чинында Межалау канцеляриясенә хезмәткә урнаша, 1830 елда губерна сәркатибе чины ала. 1831 елда отставкага чыга, үз милкендә булган утарлар белән идарә итә һәм сирәк кенә иҗат белән шөгыльләнә.

1843 елда гаиләсе белән Аурупага бара. Берлин, Потсдам, Лейпциг, Дрезден, Франкфурт, Кёльнда була. Ярты еллап Парижда яши. Француз язучылары (Мериме, Ламартин, Шарль Нодье һ.б.) белән таныша, аларның үтенече буенча үз шигырләрен французчага тәрҗемә итә.

1844 елның язында диңгез буйлап Марсель аша Неапольгә китә. 1844 елның 29 июнендә (11 июлендә) Неапольдә баш өянәгеннән кинәт вафат була. 1845 елда җәсәде Петербургка кайтарылып, җирләнә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда Боратынский музее (1990 елда торгызылган)

Беренче шигырьләрен Петербургта пажлар корпусында укыганда яза. Башлангыч чор иҗатының лейтмотивы: «Барысыннан да күңелгә иң якыны – ирек !» Мадригаллар, эпиграммалар, дусларча багышлаулар язу белән мавыга («Креницинга», 1819; «Дельвигка», 1819, «Кюхельбекерга», 1820 һ.б.). А. С. Пушкин билгеләп үткәнчә, «Боратынский — элегияләр язу остасы» була. Хөрлеккә чакырган «Мәҗлесләр» (рус. Пиры) поэмасы 1820 елда цензура тарафыннан кыскартылып кына басыла.

Финляндиядә хезмәт иткәндә язган лирик әсәрләре, бигрәк тә «Эда» поэмасы (1820) белән танылу ала. Декабристлар аның иҗатында «социаль тематика, тәнкыйть юк» дип таба.

1827 елда Мәскәү нәшриятында ун ел язган шигырләрләре тупланган җыентыгы чыга.

А. С. Пушкин белән иҗатташ дуслар булалар. Шул дуслыкның билгесе итеп, 1828 елда бер тышлык эчендә Боратынскийның «Бал» поэмасы (1828) һәм Пушкинның «Граф Нулин» әсәре урнаштырылган «Шигырь белән язылган ике повесть» (рус. Две повести в стихах) китабын нәшер итәләр.

1832 елда И. В. Киреевский нәшер итә башлаган «Европеец» (тат. Аурупалы) журналында иң актив язышучы булып китә, элегияләрен, «Балдак» (рус. Перстень) повестен шунда бастыра. Журнал ябылгач, төшенкелеккә бирелә.

1835 елда шигырьләренең икенче җыентыгын нәшер итә.

1842 елда 30—40нчы елларда язган шигырьләрен туплаган «Эңгер-меңгер» (рус. Сумерки) китабы чыга. Тәнкыйтьчеләрнең китапны салкын каршылавы, күрмәмешкә салынуы, бигрәк тә В. Г. Белинскийның китапка тискәре бәясе Боратынскийның күңелен нык яралый.

Соңгы иҗат иткән әсәре — Неапольгә барганда язган «Пироскаф» шигыре (1844).

Е. А. Боратынскийның иҗатын XX гасыр башында символист язучылар күтәреп ала, популярлаштыра.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия банкы акчасы. 2 сум, көмеш, 2000 ел

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П. А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.: Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]