Идеология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идеология latin yazuında])
Идеология
Сурәт
Эпонимик төркемнәр төркеме Төркем:Идеологияләр төркемнәре[d]
 Идеология Викиҗыентыкта

Идеология (грек. ιδεολογία, грек. ιδεα — рәвеш, идея; и λογος — сүз, аң, белем) ул — теге яки бу социаль төркемнең яисә милли берлекнең идеяләр системасы. Идеология иҗтимагый психологиягә (чынбарлыкның реальлегенә) нигезләнә, аның югары (теоретик) басмасын тәшкил итә. Идеология, иҗтимагый психологиядән аермалы буларак, стихияле түгел, максатчан рәвештә формалаша. Идеология иҗтимагый психологиягә нигезләнеп формалашса да, аңа үзенең йогынтысын ирештерә тора, аны билгеле бер юнәлешкә буйсындыра ала. Мәсәлән, революцион идеология үз йогынтысындагы ке-шеләрнең психологиясен дә шушы юнәлештә тәрбияли. Ьәм киресенчә, шәфкатьсезлек, үтерүләр һәм башка җинаятьчел маҗаралардан торган телевизион тапшырулар кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның, психологиясендә нәкъ шушы юнәлештәге принципларны тәрбияли.

«Идеология» термины фәнни кулланышка XVIII гасыр азагында француз философы һәм икътисадчысы Дестют де Траси (1754—1836) тарафыннан кертелә. Ул бу термин астында уңай мәгънәне, аерым алганда, җәмгыять өлкәсендәге уй-фикерләрне күздә тота. Ләкин Дестют исән вакытта ук бу терминга тискәре, кимсетүле мәгънә бирә башлыйлар. Бу караш XIX гасыр уртасында да хакимлек итә әле. Мәсәлән, K. Маркс белән Ф. Энгельс үзләренең «Немец идеологиясе» (1846) дигән хезмәтләрендә «идеология» терминын «иллюзия» мәгънәсендә кулланалар. Ләкин XX гасырда «идеология» үзенең тәүге мәгънәсенә кайта, һәм ул аерып карауга (дифференцациягә) дучар була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.