Изге Елена утравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Изге Елена утравы latin yazuında])

Изге Елена утравы
ингл. Saint Helena
15°57′00″ ю. к. 5°42'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияАтлантик океан
Иң эре утрауИзге Елена
Гомуми мәйдан2410 км²
ИлИзге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары Изге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары
Изге Елена утравы (Африка)
Халык саны (2016 ел)4255 кеше
Халык тыгызлыгы1,766 кеше/км²
 Изге Елена утравы Викиҗыентыкта

Изге Елена утравы (ингл. Saint Helena) ― Африка кыйтгасыннан көнбатышка таба 2800 км ераклыкта Атлантик океанда урнашкан Бөекбритания утравы. Наполеон Бонапарт сөргендә яшәгән йорт һәм җирләнгән урын ― Франция милке. Атлантик океанның көньягында урнашкан вулканик утрау, атамасын Рим императоры Бөек Константинның әнисе Елена Византияледән алган. Утрау Бөекбританиянең диңгезарты биләмәсе булган Изге Елена, Күккә ашу һәм Тристан-да-Кунья утраулары составына керә.

Изге Елена утравына беренче булып Португалия диңгезчеләре 1502 елда килеп чыккан. Изге Елена утравы Бөекбританияне Бермуд утрауларыннанкала иң борынгы колониясе исәпләнә. Стратегик яктан мөһим географик урынга урнашканга күрә, утрау Аурупадан Азиягә бару юлында мөһим туктау урыны булып хезмәт иткән. Изге Елена утравы Берләшкән Корольлек тарафыннан сөргенгә сөрү максатлары өчен дә еш кулланылган. Утрауга сөрелгәннәрдән иң мөһим шәхес – 1815 елдан 1821 елга кадәр утрауда сөргендә яшәгән Наполеон Бонапарт. Изге Елена утравы Көнчыгыш-Һиндстан компаниясе милкендә була.

1817 елгы халык санын алуда утрауда яшәүче 821 ак тәнле кеше теркәлгән. Гарнизонда 820 кеше, 618 Кытай контрактчысы, 500 кара тәнле һәм 1540 кол исәптә тора. 1818 елда губернатор Хадсон Лоу колларны азат итү омтылышын башлап җибәрә.

Сүәеш каналы төзелгәнчегә кадәр (1869) бу утраулар Һинд океанына йөзүче суднолар өчен стратегик әһәмияткә ия булган.

Наполеонның утрауда сөргендә булу урыны

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тулы исеме: Изге Елена утравы
  • Мәйданы: 410 km²
  • Башкаласы: Джеймстаун
  • Акча берәмлеге: Изге Елена утравы фунты, стерлиң фунты
  • Тел: инглиз теле
  • Халык саны: 4255 кеше (2016 ел)
  • Уртача гомер озынлыгы: 77,2 яшь (2002 елга бәя)
  • Гыйлемлелек дәрәҗәсе: 97% (1987 елга бәя)
  • Җан башына милли керем: 2500 АКШ доллары (2001 ел бәясе)

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урнашу: Африкада, Атлантик океанның көньяк өлешендә
  • Географик урыны: 15:57 Көньяк киңлектә, 5:42 Көнбатыш озынлыкта
  • Картада урнашу: Африка
  • Диңгез өсте тигезлеге биеклеге: иң түбән ноктасы: 0 м Атлантик океанда
  • Иң биек ноктасы: Королева Мария (Тристан-да-Кунья) 2060 м
  • Табигый ресурслар: Балык
  • Җирдән файдалану (2005 ел өчен мәгълүматлар):
    • авыл хуҗалыгы өчен яраклы туфрак: 12,9 %
    • даими чәчүлекләр: 0 %
    • башка: 87,1 %
  • Табигый бәла-казалар: Тристан-да-Куньяда вулканик активлык

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Халык: 7502 (2006 елның июль ае өчен мәгълүматлар)
  • Халыкның арту темпы: 0,56% (2006 ел өчен күрсәткеч)
  • Сабыйлар үлеме: 18,34 үлем / 1,000 туган бала (2006 ел бәясе)
  • Уртача гомер озынлыгы:
    • Халыкның уртача яше: 77.93 ел
  • Милләт: Изге Елена утравы кешесе
  • Дин: англикан (күпчелек), баптистлык, католиклык, ислам
  • Тел: инглиз теле
  • Белем дәрәҗәсе: мәгълүматлар өчен 15 яшь һәм өлкәнрәк
    • халыкның гомуми саныннан: 97 %

Идарә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илнең исеме: Изге Елена утравы
  • Бәйсезлек статусы: Британия колониясе
  • Административ бүлекчәләр: 1 административ район һәм 2 бәйле район; Күккә ашу, Изге Елена утравы, Тристан-да-Кунья утраулары
Изге Елена утравы округлары

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ВВП: сатып алу сәләте паритеты - $ 18 млн
  • Инфляция дәрәҗәсе (кулланучылар бәяләре буенча): 3,2% (1997 ел өчен күрсәткечләр)
  • Эшче көчләр: 3500 (1998 ел мәгълүматы)
  • Эшсезлек дәрәҗәсе: 14% (1998 ел өчен мәгълүматлар)
  • Сәнәгать
    • Электр энергиясе җитештерү: 7 миллион кВт * сәг (2004)
    • Электр энергиясен куллану: 6,51 млн кВт * сәг (2004)
    • Электр энергиясен экспортлау: 0 кВтч (2004)
    • Электр энергиясен импортлау: 0 кВтч (2004)
  • Авыл хуҗалыгы продукциясе: кукуруз, бәрәңге, яшелчә, агач материаллары, балык, кофе
  • Экспорт: $ 19 млн (2004)
  • Импорт: $ 45 млн (2004)

Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кулланыла торган телефон линияләре: 2,200 (2002)
  • Телефон коды: 290
  • Радиотапшырулар станцияләре: AM 1, FM 1, кыска дулкынлы 0 (2005)
  • Радиолар: 3000 (1997)
  • Телевизион тапшырулар станцияләре: 0( 2005)
  • Телевизорлар: 2000 (1997)
  • Интернет-аббревиатура: .sh
  • Интернет-провайдеры: 1 (2000)

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Каты юллар: 198 км (Изе Елена 138 км, Күккә Ашу 40 км, Тристан-да-Кунья утраулары 20 км)
  • Су юллары: юк
  • Портлар: Джорджтаун (Күккә Ашу), Джеймстаун
  • Аэропортлар: 1 (2006 елга мәгълүмат)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]