Казан ханлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан ханлыгы latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Казан ханлыгы
قزان خانليغى
Qazan Xanlığı
Казан Ханлыгы


1438 ел — 1552 ел



Казан ханлыгы байрагы
Башкала Казан
Зур шәһәрләр Казан, Арча
Тел(ләр) татар теле
Дин Ислам
Акча берәмлеге тәңкә
Мәйдан 750 000 км²
Идарә итү төре монархия
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Казан ханлыгы14381552 елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле татар дәүләте. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга. Беренче ханы – Олуг Мөхәммәд хан. Казан ханлыгының җирләре башлыча борынгы Идел буе Болгары җирләрен биләгән. Шулай ук ханлыкка үз ирекләре белән чирмеш халыклары кушыла. Казан ханлыгына рус гаскәрләре яу белән килгәндә чирмешләр татар ханлыгы ягында көрәшәләр. Бу исә ике халыкның борынгыдан ук килгән дуслыгын күрсәтә. 1552 елда рус дәүләте тарафыннан яулап алына.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ханлык территориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елгалар булып Идел, Чулман, Нократ саналган.

Шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп калалар:

Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы күпмилләтле сәяси берләшмә була. Казан ханлыгы составында татарлар, чуашлар, чирмешләр, мукшылар, эрзялар, арлар һәм башкортлар булган, Казанда зур әрмән-кыпчак җәмгыять бар иде[1].

Башкортлар ханлыкка азрак буйсынганнар. Шулай да хан аларга үзенең кешеләрен җибәреп, ясак җыйган. Өстәвенә, башкортлар хан гаскәрендә хезмәт итәргә тиеш булганнар.

Ханның хакимияте Арча ягында көчле була. Бу җирләрнең үзәге булып Арча каласы торган.

Чуашлар ханга бик үк нык буйсынмаганнар. Ләкин аларның җирләрендә татар морзаларының биләмәләре булган. Чуашлар да ясак түләгән.

Иҗтимагый торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан җәмгыятендә зур көчкә руханилар һәм аксөякләр ия булган. Диван составына кергән карачылар һәм әмирләр зур биләмәләр, байлык хуҗалары булган. Казан аксөякләренең калган төркемнәренә бәкләр һәм морзалар кергән.

Зур җир биләмәләре белән бүләкләнгән һәм кайбер ясаклардан азат ителгән кешеләрне тарханнар дип атаганнар.

Калган төркемнәргә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм игенче-терлекчеләр кергән.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт җитәкчесе булып Чыңгыз нәселеннән булган хан торган. Аның якын киңәшчеләре – әмирләр гаскәр белән җитәкчелек иткәннәр. Шура (диван) ханның хакимиятен рәсми рәвештә генә булса да тыеп торган. Еш кына ханнар дошманлашып торган татар фиркаләре кулларында бары уенчык булып кына торганнар. Диван киңәшмә оешма булып торган. Карача вазыйфасы нәселдән-нәселгә күчкән. Казан ханлыгында 4 нәсел әгъзалары карача була алганнар.

Шулай ук корылтай да булган. Ул иң авыр вакытларда гына җыелган. Анда 3 төп катлау катнашкан: руханият, гаскәриләр һәм гади халык.

Олыслар белән бәкләр һәм морзалар идарә иткән. Казан ханлыгында монгол дәүләтеннән үк калган дәүләт төзелеше яшәгән, күп санлы җитәкчеләр катламы булган.

Дәүләт эшендә руханилар да актив катнашкан. Алар зур җир биләмәләренә ия булганнар.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгының төп дине булып Ислам саналган. Мөселманнар белән сәид җитәкчелек иткән. Иң данлыклы сәидләрнең берсе – Кол-Шәриф, ул Казан ханлыгында зур урын тоткан, сәясәтче буларак, дәүләт эшендә катнашкан. Үзенең шәкертләре белән бергә 1552 елда, Казан ханлыгын яклаганда һәлак булган.

Казан ханлыгында муллалар, хафизлар, имамнар, дәрвишләр булган.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ханлыкта авыл хуҗалыгы зур үсеш алган булган. Аның халкы бодай, тары, карабодай үстергән. Урманлы якларда аучылык, сулыкларда балыкчылык таралган була. Урманнарда умартачылык зур уңышка ирешкән булган. Шулай ук осталар тире эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Ханлык халкының икенче төп эше сәүдә була. Идел буе борынгы заманнардан ук сәүдә юлы булып торган һәм илнең географик урыны да моңа ярдәм иткән. Дәүләт Россия, Фарсы иле, Төркестан белән зур сәүдә эшләре алып барган. Шәһәр халкы балчыктан, агачтан төрле әйберләр ясап, аларны Үзәк Азия һәм башка ил халыкларына саткан.

Хәрби көчләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ханлыгы төзелгәнче казан татарларының хәрби көчләре начар хәлдә була. Россия белән сугышларда татарлар, тыныч халык булу сәбәпле, вакыт-вакыт, ниндидер бәрелешләр белән генә чикләнгәннәр. Шулай да Казан ханлыгында көчле атлы гаскәр булган. Татарлар засадалар эшләргә оста булганнар. Соңга таба ханлыкның артиллериясе дә булдырыла.

Мәскәү дәүләте белән аралашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү дәүләте еш кына Казан ханлыгы эшләренә тыкшынган. Мәскәү тәхеткә Касыйм ханының утыруын теләгән, чөнки ул Мәскәү яклы булган, һәм аның тәхеткә бераз хокукы да булган. Берничә тапкыр бу эш килеп чыккан, ләкин татарлар ул ханны гел тәхеттән бәреп төшергәннәр. Ахыр чиктә, ханлыкның соңгы елларында Касыймның оныгы Шаһ-Галины хан итергә теләгәннәр, ләкин аны да халык Казаннан куган.

Казанның алынуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Казанны алу

Казан ханлыгы эшләренә тыкшынып караганнан соң, Явыз Иван Казанны яулап алырга була, һәм бер-бератлы 3 сугыш башлый. Өченчесендә, 1552 нче елда, Казан ханлыгы 1 ай камалганнан соң, җиңелә һәм дәүләт буларак юк ителә.

Казан ханнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Надырова Ханифа Габидулловна Развитие градостроительной культуры Казанского ханства // Золотоордынское обозрение. 2014. №3. URL: https://cyberleninka.ru/article/n/razvitie-gradostroitelnoy-kultury-kazanskogo-hanstva (дата обращения: 02.11.2019).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]