Кан әйләнеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кан әйләнеше latin yazuında])

Кан әйләнешеканның тамырлар буйлап хәрәкәте. Кан әйләнеше системасы кан тамырларыннан һәм йөрәктән гыйбарәт. Кыскарып, йөрәк насос шикелле эшли һәм, канның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итеп, аны кан тамырлары буйлап этәрә.


Кан тамырлары төзелешләре ягыннан бертөрле түгел. Артерияләр буйлап йөрәктән чыккан, әче тудыргычка бай кан хәрәкәт итә. Аларның шома мускуллы диварлары тыгыз, эластик була. Йөрәк, кыскарып, артерияләргә канны зур басым белән кысып чыгара.
Эре артерияләр йөрәктән ераклашкан саен тармаклана баралар. Иң вак артерияәр капиллярларга тармакланалар. Кан плазмасында эрегән матдәләр капилляр диварлары аша күзәнәкләргә үтә. Кешедә якынча 150 миллиард капилляр бар. Капиллярлардан кан веналарга җыела, алар буйлап кан йөрәккә хәрәкәт итә. Организмда кан кан тамырларының йөрәк белән кушылган ике йомык системасы буйлап йөри – кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләре.

Кан әйләнеше түгәрәкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангушти муомилаи хун

Организмда кан кан тамырларының йөрәк белән кушылган ике йомык системасы буйлап йөри – кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләре. Кан әйләнешенең зур түгәрәге буйлап кан – 20 – 23 секунд эчендә, ә кечкенә түгәрәк буйлап 5 тапкыр тизрәк уза. Веноз кан уң йөрәгалдыннан уң карынчыкка эләгә, аннары яңадан кан әйләнешенең кечкенә түгәрәгенә юнәлә.

Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге (үпкә кан әйләнеше) – канның ун карынчыктан үпкә артерияләре, капиллярлары һәм веналары аркылы сул йөрәгалдына кадәр үткән юлы.
Йөрәкнең уң ягына әче тудыргычка ярлы веноз кан эләгә. Уң карынчык, кыскарып, канны үпкә артериясенә кысып чыгара. Ике тармакка аерылган үпкә артериясе буйлап кан үпкәләргә юнәлә. Үпкәләрдә алар тагын да ваграк артерияләргә тармакланып, күп санлы үпкә куыкчыкларын чолгап алган капиллярлар хасил итәләр, ул куыкчыкларга атмосфера һавасы кереп тора. Кан үпкә капиллярлары буйлап акканда, аңа әче тудыргыч керә, бер үк вакытта углекислый газ каннан үпкәләргә тулган һавага күчә, ягъни веноз кан артериаль канга әйләнә. Аннары кан веналарга җыела. Алар бер-берсе белән кушылып , сул йөрәгалдына коя торган дүрт үпкә венасын барлыкка китерәләр.

Кан әйләнешенең зур түгәрәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кан әйләнешенең зур түгәрәге – канның, сул карынчыктан чыгып, гәүдәдәге барлык әгъзаларның артерияләре, капиллярлары һәм веналары буйлап уң йөрәгалдына кадәр үткән юлыю
Сул карынчык, кыскарып, артериаль канны аортага – кешенең иң эре артериясенң кысып чыгара. Аорта барлык әгъзаларны, шул исәптшн, йөрәкнең үзен дә кан белән тәэмин итә торган артерияләргә тармаклана. Артерияләр һәр әгъзада, вак артерияләрнең һәм капиллярларның куе челтәрен барлыкка китереп, тармаклана баралар. Капиллярлардан тәннең барлык тукымаларына әче тудыргыч һәм туклыклы матдәләр керә, ә күзәнәкләрдән капиллярларга углекислый газ күчә. Бу вакытта артериаль кан веноз канга әверелә. Капиллярлар башта – вак, аннары эрерәк веналарга берләшәләр. Алардагы бөтен кан ике зур күп канлы венага җыела. Өске күп канлы вена канны – баштан, муеннан, куллардан, ә аскы күп канлы вена гәүдәнең калган барлык өлешләреннән йөрәккә китерә. Ике вена да уң йөрәгалдына килеп кушыла.