Каратак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каратак latin yazuında])

Каратак (брит. *Caratācos, бор. грек. Καράτακος; лат. Caractacus) — тарихи шәхес, бриттларның катувеллауннар кабиләсе башлыгы, риваять буенча король Каталодунумлы Кунобеллинның улы. Шулай ук Велс риваятьләрендәге Карадогның прототибы булу ихтималы зур.

Римлылар кайсәр Клавдий заманында Британия утравын яулый башлагач анда яшәүче кельтларның иң күренекле башлыкларыннан берсе.

Британиянең зур өлеше римлылар тарафыннан яулап алынгач Велснең сугышчан таулы силурлар һәм ордовиклар исемле халыкларын җитәкли башлый. Римлыларга җитди каршылык күрсәтә, ләкин 50 елда җиңелә һәм әсир төшә. 51 елда Римга озатыла, 54 елда вафат була.