Кейт Уолш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кейт Уолш latin yazuında])
Кейт Уолш
Kate Walsh
Фото
Кейт Уолш. 2011
Туган исеме:

ингл. Kathleen Erin Walsh

Туган көне:

13 октябрь 1967(1967-10-13) (56 яшь)

Туу җире:

АКШ, Калифорния, Сан-Хосе

Гражданлыгы:

АКШ АКШ

Һөнәр:

киноактриса, бизнесвумен

Карьера:

1996х. в.

Бүләкләр:

АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе

IMDb:

ID 0005532

katewalsh.com

Кейт Уолш, Кэтлин Эрин «Кейт» Уолш (ингл. Kathleen Erin Walsh, 1967 елның 13 октябре, АКШ, Калифорния штаты, Сан-Хосе) — АКШ кино актрисасы һәм бизнесвумен. Продюсер Шонда Раймсның «Дәрт анатомиясе» һәм «Шәхси практика» сериалларында уйнаган табибә Эддисон Монтгомери роле белән танылган. АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 13 октябрендә АКШның Калифорния штаты Сан-Хосе шәһәрендә туган, Аризона штатының Тусон шәһәрендә үскән. Әнисе Анжела ягыннан әбисе — италияле. Мәктәптә һәм Аризона университетында укыган елларында ук җирле театрларда уйный. 1980 елларда Япониядә модель булып эшли, бер үк вакытта япон студентларына инглиз теле дә укыта. Япониядән кайткач, Чикагода «Пивенның актерлык остаханәсендә» эшли.

1996 елда Барри Левинсонның «Homicide: Life on the Street» (тат. Үтерүләрне тикшерүче бүлек) криминал телесериалында уйнаган Cathy Buxton роле белән телевидениедә актерлык карьерасын башлап җибәрә.

2005 елда продюсер Шонда Раймсның «Grey's Anatomy» (тат. Дәрт анатомиясе) сериалына табибә Эддисон Монтгомери ролендә уйнарга чакыралар. Алты сезон барган сериалның исеме соңрак «Private Practice» (тат. Шәхси практика) итеп үзгәртелә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире (2007 — 2010 елларда) — продюсер Алекс Янг (29.08.1971).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Октябрь аенда кабынгын йолдызлар. Кейт Уолш. «Сөембикә», 2017 ел, октябрь, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]