Ким Чен Ын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ким Чен Ын latin yazuında])
Ким Чен Ын
Туган телдә исем Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-ko-kp" does not exist.
Әйтелеш
Туган 8 гыйнвар 1984(1984-01-08)[1][2] (40 яшь)
Пхеньян, Корея Халык Демократик Республикасы
Яшәгән урын резиденция Йонсон[d]
Ватандашлыгы  Корея Халык Демократик Республикасы
Әлма-матер Ким Ил Соң үнивирситите[d], Ким Ил Соң хәрби үнивирситите[d] һәм Liebefeld-Steinhölzli State School[d][3]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Трудовая партия Кореи[d]
Җефет Ли Соль Чжу[d]
Балалар Ким Джу Э[d] һәм Ким Чен Чжу[d]
Ата-ана
Кардәшләр Ким Чен Чхоль[d], Ким Чен Нам[d], Ким Ё Чжон[d] һәм Ким Соль Сон[d]
Хәрби дәрәҗә КХДҖ маршалы[d] һәм Маршал

 Ким Чен Ын Викиҗыентыкта

Ким Чен Ын (кор. 김정은?, 金正恩?; 1982, 1983 яки 1984 елның 8 гыйнвары, Пхеньян, КХДР) — Төньяк Корея сәяси, дәүләт, хәрби һәм партия эшлеклесе, КХДР Дәүләт советы рәисе (2016 елдан), Корея хезмәт партиясе Үзәк комитеты Генераль секретаре. 2011 елдан КХДРның югары җитәкчесе.

2013 елда Forbes журналы Кимны дөньяның иң йогынтылы кешеләре исемлегендә 46 нчы урынга һәм абруйлы кореялеләр исемлегендә 3 нче урынга куйган[4].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ким Чен Ын Пхеньянда, рәсми версия буенча, 1982 елның 8 гыйнварында туган[5]. Ким Чен Ирның (1941—2011) өченче улы. Әнисе — элеккеге балерина Ко Ён Хи, Ким Чен Ирның өченче хатыны[6].

Ким Ир Сен исемендәге хәрби университетта югары белем ала (2002—2006). Диплом эшенең темасы «Глобаль навигация системасы (GPS) ярдәмендә тактик карталарны ачыклау өчен компьютер модельләштерү».

2010 елның 27 сентябрендә Ким Чен Ын армия генералы исеменә бирелә[7].

2012 елның 18 июлендә КХДР Маршалы исемен ала, кораллы көчләрнең югары командующие буларак үз позицияләрен ныгытып[8], дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары аны еш кына «маршал Ким Чен Ын» яки «Маршал» дип атыйлар[9].

Ким ике дәрәҗә ала: физика буенча Ким Ир Сен исемендәге университетта, ә икенчесе — Ким Ир Сен исемендәге Хәрби университетның армия офицеры[10][11].

2013 елда Ким Чен Ын HELP хосусый Малайзия университетының икътисад буенча докторлык дәрәҗәсенә лаек була.

КХДР башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елның гыйнварында «Труд» газетасы хәбәр иткәнчә, Ким Чен Ир Кореянең хезмәт партиясе (КХП) җитәкчеләренә шәхси директивны чыгарган, анда Ким Чен Ынны үзенең варисы дип атаган.

Ким Чен Ир 2011 елның 17 декабрендә йөрәк өянәгеннән вафат була, әмма бу хакта ике көннән соң игълан ителгән. 24 декабрь көнне КХПның үзәк басма органында, «Нодон Синмун» газетасында, Ким Чен Ын беренче тапкыр Корея Халык армиясенең Югары баш командующие дип атала[12]. Соңрак, 31 декабрь төнендә Корея хезмәт партиясе Үзәк комитеты политбюросы аны рәсми рәвештә илнең Кораллы көчләре баш командующие итеп билгеләгән[13].

26 декабрьдә «Нодон Синмун» хәбәр иткәнчә, Ким Чен Ын Төньяк Корея Хезмәт партиясенең Үзәк комитеты рәисе вазыйфасында расланган[14][15].

2012 елның 15 апрелендә Ким Ир Сенның туу 100 еллыгына багышланган хәрби парад вакытында Ким Чен Ын беренче тапкыр чыгыш ясый[16].

Тышкы сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил башлыгында булган чорда, 2012 ел ахырына, БМО Иминлек советының ике резолюциясен бозып, һәм шул рәвешле халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан ризасызлык уятып, КХДР космик державалар клубына кергән (Көньяк Кореяне узып китеп)[17]. 2013 елның февралендә КХДР үз тарихында өченче атом-төш сынавын уңышлы үткәрә[18].

2013 елның 8 мартында КХДР җитәкчелеге Көньяк Корея белән 1953 елда Корея сугышы тәмамланганнан соң имзаланган килешүне юкка чыгара[19]. Шул ук вакытта Корея хезмәт партиясенең җиденче съездында Ким Чен Ын атом-төш коралының бары оборона чарасы буларак кына кулланылачагын билгеләп үтә[20].

Ким Чен Ын һәм Дональд Трамп (2018 елның 12 июне)

2018 елның 25-28 мартында үзенең беренче чит ил сәфәрен кыла: Ким Чен Ын хатыны Ли Соль Чжу белән Пекинга (Кытай) рәсми булмаган визит белән килә, анда КХР Рәисе Си Цзиньпин белән очрашкан[21][22].

Ким Чен һәм АКШ президенты Дональд Трампның беренче очрашуы 2018 елның 12 июнендә Сингапурда уза. Д. Трамп һәм Ким Чен Ынаның икенче очрашуы 2019 елның 27—28 февралендә Ханойда (Вьетнам) уза. Трамп сөйләшүләрдә Корея ярымутравының тулы денуклеаризацияләнүен таләп иткән, әмма КХДР җитәкчесе моның белән килешмәгән[23][24].

2019 елның 25 апрелендә Ким Чен Ынның Россиягә визиты була, анда ул Русский утравында (Владивосток) Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан[25].

2018 елның 1 гыйнварында үзенең яңа ел чыгышында Ким Чен Ын Сеул белән диалогка әзер булуын белдерә. 9 гыйнварда ике ил чигендә Пханмунджом шәһәрендә КХДР белән Көньяк Корея арасында турыдан-туры сөйләшүләр башлана. Аларның нәтиҗәләре буенча КХДРның Пхенчхандагы Олимпия уеннарында катнашуы килештерелә. Нәтиҗәдә, Төньяк һәм Көньяк Корея спортчылары Олимпиада ачылу һәм ябылу тантаналарында Корея ярымутравының гомуми флагы астында узганнар, шулай ук беренче тапкыр бердәм хатын-кызлар хоккей командасы тәкъдим ителгән[26].

27 апрельдә КХДРның Югары җитәкчесе Ким Чен Ын һәм Корея Республикасы Президенты Мун Чжэ Ин Корея ярымутрауларын бүлүче демаркация линиясе янында очраша. Төньяк Корея лидеры 65 ел эчендә Көньяк Корея территориясенә кергән КХДРның беренче башлыгы була[27].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ким Чен Ынның, гаммәви мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, ике баласы бар: беренче бала 2010 елның көзендә яки 2011 елның кышында туган, икенчесе — 2012 елның декабрь ахырында[28].

2012 елның июлендә КХДР дәүләт телевидение Ким Чен Ынның өйләнгәнен хәбәр итә. Аның хатыны — Ли Соль Чжу (리설주)[29].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
  2. GeneaStar
  3. https://www.thetimes.co.uk/article/great-dictator-poor-pupil-truancy-was-his-best-subject-7m5xwxb0grf
  4. Howard, Caroline. No. 46: Kim Jong Un - pg.48. әлеге чыганактан 2015-12-26 архивланды. 2021-11-23 тикшерелгән.
  5. Everything you need to know about North Korean leader Kim Jong Un, ABC News. 15 июнь 2018 тикшерелде.
  6. Moore, Malcolm. Kim Jong-un: a profile of North Korea’s next leader 2009 елның 5 июнь көнендә архивланган. The Daily Telegraph. 2 June 2009.
  7. Сын-преемник Ким Чен Ира произведён в генералы армии. NEWSru.com (2010-09-27). 2010-09-28 тикшерелгән.
  8. North Korea's Kim Jong-un named 'marshal' (ингл.), BBC News (2012-07-18). 18 июль 2012 тикшерелде.
  9. North Korean leader orders to turn armed forces into elite revolutionary army (ингл.) (2014-12-02). 28 декабрь 2014 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-07-04, retrieved 2021-11-23 Kim Jong-un's latest no-show fuels further health rumours, The Guardian (2014-10-10). 28 декабрь 2014 тикшерелде.
  10. Kim Jong Un makes first appearance since father’s death 2012 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.. Los Angeles Times (20 December 2011). Retrieved 1 January 2012.
  11. Bill Powell (2011-12-22). The Generals Who Will Really Rule North Korea. Time. әлеге чыганактан 2015-07-02 архивланды.
  12. Северная Корея: Ким Чен Ын стал Верховным главнокомандующим. ИА REGNUM (2011-12-24).
  13. Ким Чен Ын назначен верховным главнокомандующим КНДР. Русская служба Би-би-си (2011-12-31). әлеге чыганактан 2012-03-24 архивланды.
  14. Ким Чен Ын возглавил ЦК Трудовой партии Кореи. // Lenta.ru, 26.12.2011
  15. Ким Чен Ын снова приблизился к усопшему отцу: теперь возглавил партию // Newsru.com, 26.12.2011
  16. Ким Чен Ын впервые выступил на публике. kant.kg. әлеге чыганактан 2012-06-28 архивланды. 2012-05-24 тикшерелгән.
  17. Вопиющий нарушитель. Эксперт (2012-12-12). әлеге чыганактан 2013-03-16 архивланды.
  18. Северная Корея провела третье ядерное испытание. Newsru.com (2013-02-12).
  19. КНДР аннулировала договор о ненападении с Южной Кореей. РБК (2013-03-08). 2020-10-04 тикшерелгән.
  20. Ким Чен Ын изложил на партийном форуме основные направления политики КНДР // ТАСС, 08.05.2016
  21. «Синьхуа»: лидеры Китая и КНДР провели переговоры
  22. Впервые за 7 лет: лидер КНДР Ким Чен Ын с супругой совершают визит в Китай // RT
  23. Times назвала причину досрочного завершения саммита Трампа и Ким Чен Ына // РБК, 3 мар 19
  24. Переговоры Трампа с Ким Чен Ыном завершились раньше времени и без соглашения // Русская служба Би-би-си, 28 февраля 2019
  25. Встреча Путина и Кима оказалась полна символов и намеков // Взгляд, 25 апреля 2019 … меч в подарок лимузины Mercedes у Ким Чен Ына
  26. Ким Чен Ын принял южнокорейских министров в Пхеньяне. Впервые за все время правления
  27. Северная и Южная Кореи ведут переговоры. С чего начиналось потепление
  28. Ким Чон Ын
  29. «김정은 옆 여성은 부인, 이름은 이설주» — 1등 인터넷뉴스 조선닷컴, archived from the original on 2015-03-16, retrieved 2021-11-23 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]