Кирилл Мерецков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кирилл Мерецков latin yazuında])
Кирилл Мерецков
Туу датасы 7 июнь 1897(1897-06-07)
Туу урыны Рязань губернасы, Назарьево авылы
Үлем датасы 30 декабрь 1968(1968-12-30) (71 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, маршал
Җитәкчелек иткән армия
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
"Җиңү" ордены
"Җиңү" ордены
Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыОктябрь Инкыйлабы орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Суворов орденыI дәрәҗә Суворов орденыI дәрәҗә Кутузов ордены

Кирилл Мерецков, Кирилл Афанасий улы Мерецков, рус. Мерецков Кирилл Афанасьевич (1897 елның 7 июне, Рязань губернасы1968 елның 30 декабре, Мәскәү) — ССРБ Маршалы (1944), Советлар Берлеге Каһарманы (1940). 1945 елда Җиңү ордены Җиңү ордены белән бүләкләнгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Мерецков. 1938

1897 елның 7 июненда Рязань губернасы (хәзерге Мәскәү өлкәсе Зарайск районы) Назарьево авылында крестьян гаиләсендә туган. 15 яшеннән Мәскәү завод-фабрикаларында слесарь булып эшли башлый. 1917 елның маенда РСДРП фиркасенә алына.

Октябрь инкыйлабыннан соң Владимир губернасы Судогда өязе Кызыл гвардия башлыгы сыйфатында Муромдагы акгвардиячеләр фетнәсен бастыруда катнаша.

1918 елның җәендә Көнчыгыш фронтта яралана. Яңадан сафка баскач, яңарак ачылган Кызыл Армия генераль штабы академиясенә укырга җибәрелә.

Сугышка кадәр төрле хәрби округларның штаб башлыгы һәм сәргаскәре булып хезмәт итә. Испаниядә ватандашлар сугышында катнаша, Испания республикачылары генераль штабы башлыгының һәм Мадридны саклау хунтасы башлыгының киңәшчесе булып тора.

Совет-фин сугышында 7нче армия белән җитәкчелек итә, Маннерһейм сызыгын җимерүдә һәм Выборгны яулап алуда катнаша.

Бөек Ватан сугышын ССРБ саклану халык комиссарының урынбасары дәрәҗәсендә каршылый. 1941 елның 23 июнендә кулга алына. И. Сталин әмере буенча сентябрьдә азат ителә, югары хәрби дәрәҗәләр били: Волхов һәм Карелия фронтлары белән җитәкчелек итә. Аның кул астындагы гаскәрләр 1941 елның 9 декабрендә фашистларны Тихвин шәһәреннән бәреп чыгара — бу басып алучыларның ССРБ җирендә беренче зур җиңелүе була.

Алга таба Ленинград камалышын җимерүдә, Новгородны азат итүдә, көньяк Карелияне, ССРБның поляр сызыгы арты өлкәләрен һәм Норвегиянең төньягын илбасарардан азат итүдә керткән өлеше зур.

1944 елда ССРБ Маршалы хәрби дәрәҗәсе бирелә.

Файл:Soviet invasion of Manchuria (1945).gif
Маньчжуриядә сугыш хәрәкәтләре. 1945

1945 елның августында ул җитәкләгән 1нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре японнарның Квантун армиясенә җимергеч һөҗүм ясый, Төньяк Кореяның һәм Төньяк-Көнчыгыш Кытайның күп районнарын япон илбасарларыннан азат итә.

Сугыштан соң Диңгез буе, Мәскәү, Төньяк хәрби округлары гаскәрләре белән җитәкчелек итә, «Выстрел» курслары башлыгы була. ССРБ саклану министрының югары хәрби уку йортлары буенча урынбасары булып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах .Том 20 (Ме-Мо). М.: НИ БРЭ, 2012. ISBN 978-5-85270-354-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. К.А. Мерецков. На службе народу. М., 1968.
  2. А.С. Абрамов. У Кремлевской стены. М.: Политиздат, 1984.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]