Лео Варадкар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лео Варадкар latin yazuında])
Лео Варадкар
14нче Ирландия Ирландия премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2017
Аңа кадәр Энда Кенни
Туган 18 гыйнвар 1979(1979-01-18) (45 яшь)
Дублин, Ирландия[1][2]
Әти Ашок Варадкар, табиб
Белем Тринити көллияте[d], The King's Hospital[d] һәм School of Medicine, Trinity College Dublin[d]

Ле́о Ва́радкар (ирл. Leo Varadkar) (1979 елның 18 гыйнвары, Фингал графлыгы, Ирландия) — Ирландиянең һинд чыгышлы сәясәтчесе, Фине Гэл фиркасе җитәкчесе (2017 елдан). 2017 елның 14 июненнән Ирландия Ирландия премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 18 гыйнварында Фингал графлыгында туган. Әтисе Һиндстанның Бомбей (Мумбай) шәһәреннән, әнисе Ирландиядән. Әти-әнисе Бөекбританиядә эшләгәндә танышканнар. Гаилә 1973 елда Ирландиягә күченгән. Әти-әниләре кебек, гаиләдәге өч бала да (София, Соня, Лео) табиблык һөнәрен сайлаган[3]. Дублинда Тринити-колледж (ru) тәмамлаган[4].

Варадкар сәясәт белән табиблыкка укыганда Фине Гэл (ru) фиркасенең яшьләр оешмасында шөгыльләнә башлый. 1999 елда Малуддартта җирле сайлауларда уңышсызлыкка очрый. 2004 елда Фингал графлыгы шурасына сайлауларда җиңә[5].

2007 елда Ирландия парламентының түбән пулаты — Дойл Эренга сайлана.

2011 елда Фине Гэл фиркасе парламент сайлауларында җиңгәч, транспорт, туризм һәм спорт министры була.

2015 елда Ирландия RTE телеширкәтенә биргән интервьюсында үзенең гомосексуал булуын ача[6].

2016 елда Көнбатыш Дублин округыннан Ирландия парламентының түбән пулатына сайлана[7].

2016 елның 6 маенда Энда Кенни хөкүмәтендә социаль яклау министры итеп билгеләнә[8].

2017 елның 2 июнендә хаким итүче фирка җитәкчесен сайлауларда торак хуҗалыгы министры Саймон Ковнины, 60% тавыш җыеп, җиңә. Шул җиңү нәтиҗәсендә илнең премьер-министры вазифасына керешә[9].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://www.nytimes.com/2017/06/02/world/europe/leo-varadkar-ireland-prime-minister.html
  2. 2,0 2,1 https://www.latimes.com/world/europe/la-fg-ireland-new-leader-20170602-story.html
  3. Paul Waldie (2017-06-01). Meet the man on track to become the youngest PM in Irish history. The Globe and Mail. 2017-06-04 тикшерелгән.
  4. Kevin Doyle and Catherine Devine (2017-06-02). 'Prejudice has no hold in this Republic' - Leo Varadkar wins Fine Gael leadership battle, and is set to be next Taoiseach. Independent.ie. 2017-06-04 тикшерелгән.
  5. Sarah Bardon (2017-06-02). Leo Varadkar: The man who evolved into a taoiseach. The Irish Times. 2017-06-05 тикшерелгән.
  6. Chris Page (2017-06-02). Leo Varadkar set to become Ireland's youngest prime minister. BBC News. 2017-06-03 тикшерелгән.
  7. Sarah Bardon (2016-02-27). Dublin West results: Leo Varadkar, Ruth Coppinger, Joan Burton and Jack Chambers elected. The Irish Times. 2017-06-03 тикшерелгән.
  8. Harry McGee (2016-05-06). Surprises aplenty in Enda Kenny’s new Cabinet. The Irish Times. 2017-06-03 тикшерелгән.
  9. Leo Varadkar: Ireland set to have first gay PM. BBC News (2017-06-02). 2017-06-03 тикшерелгән.