Леон Жуо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леон Жуо latin yazuında])
Леон Жуо
Туган телдә исем Леон Жуо
фр. Léon Jouhaux
Туган 1 июль 1879(1879-07-01)
Париж, Франция
Үлгән 28 апрель 1954(1954-04-28) (74 яшь)
Париж, Франция
Күмү урыны Пер-Лашез[d] һәм Grave of Jouhaux[d]
Милләт француз
Ватандашлыгы Франция байрагы Франция
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1951 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Леон Жуо Викиҗыентыкта

Леон Жуа (фр. Леон Жуо, 1 июль 1879 ел, Париж28 апрель 1954 ел, шунда ук) – француз һәм халыкара һөнәри хәрәкәтенең реформатор эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты

Биография һәм сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909-1940 һәм 1945-1947 елларда Леон Жуо француз Гомуми хезмәт конфедерациясенең (ГХК) генераль сәркатибе. 20 гасыр башында ул анархо-синдикалистик «ультрасул» карашларны яклый, ә Беренче бөтендөнья сугышы елларында “изге берләшү” һәм буржуазия белән хезмәттәшлек итү тарафдары. 1919-1920 елгы Париж тынычлык конференциясендә француз делегациясе әгъзасы була. Милләтләр Лигасы каршындагы Халыкара хезмәт бюросына керә. 1919-1940 елларда Һөнәри берләшмәләрнең Амстердам интернационалы лидерларының берсе. Октябрь инкыйлабының һәм коммунистлар хәрәкәтенең дошманы. Бердәм хезмәт фронты төзүгә каршы була. 1947 елда ГХКда фетнә оештыручыларның һәм «Форс увриер» һөнәри берлеге төзүчеләрнең берсе. 1947 елда Жуо Франция Икътисади Шурасы рәисе итеп, ә 1949 елда Европа хәрәкәте Шурасы әгъзасы итеп сайланыла. Актив эшчәнлеге өчен, ул 1951 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнелә.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Jouhaux, Léon, The International Federation of Trade Unions and Economic Reconstruction. Amsterdam, IFTU, 1922;
  • «The Work of the General Conference», International Labour Review, 5 (March, 1922) 381-384;
  • Le Désarmement. Paris, Alcan, 1927;
  • Le Syndicalisme: Ce qu'il est, ce qu'il doit être. Paris, Flammarion, 1937;
  • Jouhaux, Léon, avec la collaboration de M. Harmel et J. Duret, La C.G.T.: Ce qu'elle est, ce qu'elle veut. Paris, Gallimard, 1937.