Лин (папа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лин (папа) latin yazuında])
Изге
Лин
бор. грек. Λίνος
[[Файл:|280px|Лин]]
Байрак
Байрак
2-нче Рим папасы
67 ел — 76 ел
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Апостол Петр
Варис: Клет
 
Туу: б.ч.к. 10
Тоскана
Үлем: 23 сентябрь 76(0076-09-23)
Рим, Италия
Күмелгән: Изге Петр җәмигы
Хәтер көне: Ортодокс чиркәвендә 18 ноябрь һәм 17 гыйнвар, Католиклыкта 23 сентябрь
Хөрмәт ителә: җитмеш апостолның берсе буларак


Лин (лат. Linus, бор. грек. Λίνος, б.ч.к. 10 ел — б.ч. 76 елның 23сентябре) — җитмеш апостолның берсе. Безнең чорның 6776 елларында Рим шәһәренең икенче епискобы (Апостол Петрдан соң икенче Рим папасы).

Лин Яңа Гаһедтә искә алынган өч Рим папасының берсе (Апостол Петр һәм Климент I белән бергә). Шулай ук Рәсүл Паулның Тимутәйгә икенче хатында искә алына, монда аның Паулның соңгы көннәрендә аның белән бергә Римда булуы хәбәр ителә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лин турында мәгълүмат бик аз. VI — VII гасырларда язылган Liber Pontificalis исемле җыентыкта аның Тоскана шәһәрендә тууы, шәһит буларак һәлак булуы һәм изге Петр янында җирләнүе хәбәр ителә. Изге Клаудия аның әнисе дип санала. Рим Бревиарие аның христиан шәһите дип әйтә. Лин Сатурнин дигән кешенең кызын явыз рухтан азат иткәч, Сатурнин аның турында шикаять язган. Шуннан соң Линны кылыч белән суеп үтергәннәр һәм Ватикан калкулыгында изге Петр һәм изге Паулның кабере янында җирләгәннәр. Бу вакыйга 76 елның 23 сентябрендә булган дип санала, шуңа күрә изге Линның хәтер көне шул көнне билгеләп үтелә.

Аның хакында өзек-өзек мәгълүматлар II — IV гасырларда яшәгән язучыларның хезмәтләрендә дә бар. Аның хакында Лионалы Ириней, Кесарияле Евсевий, Кипрлы Епифаний һәм Стридонлы Иероним яза. Иринейның хезмәтендә Лин, изге апостоллар чиркәүне оештырганнан соң, алар кулыннан епископлык хезмәтен алды дип сөйләнелә. Шуңа күрә ул Римның икенче папасы (епискобы) дип санала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Louise Ropes Loomis, The Book of Popes (Liber Pontificalis). Merchantville, New Jersey: Evolution Publishing. ISBN 1-889758-86-8 (ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]