Марго Фонтейн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марго Фонтейн latin yazuında])
ингл. Margot Fonteyn
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Бөекбритания
Тугандагы исем ингл. Margaret Evelyn Hookham
Имя в браке Margot Arias[2]
Тәхәллүс Margot Fontes[2] һәм Margot Fonteyn-Arias[2]
Туу датасы 18 май 1919(1919-05-18)[1][3][4][…]
Туу урыны Рейгейт[d], Суррей[d], Англия, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Үлем датасы 21 февраль 1991(1991-02-21)[1][3][4][…] (71 яшь)
Үлем урыны Панама (шәһәр), Панама
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе рак яичника[d]
Ире яки хатыны Роберто Ариас[d]
Һөнәр төре биюче, хореограф, балет артисты, модельер
Эш урыны American Airlines[d] һәм Королевский балет (Лондон)[d]
Әлма-матер Royal Ballet School[d]
Партнёр в спорте или профессии Рудольф Нуриев, Роберт Хелпманн[d] һәм Michael Somes[d]
Бүләкләр
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][7]
 Марго Фонтейн Викиҗыентыкта

Марго ханым Фонтейн (ингл. Dame Margot Fonteyn, кыз Маргарет Хукем Margaret Hookham; 18 май 1919 ел, Бөекбритания, Реге — 21 февраль1991 ел, Панама) — балет артисты, Лондон Король балетының прима-балеринасы, ССРБ дан качканнан соң Рудольф Нуриевның даими партнеры, Панама юристы һәм дипломаты Тито де Ариасаның хатыны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марго Фонтейн балет белән педагог Грэйс Босустоуда үзенең өлкән абыйсы белән бергә дүрт яшьлек чагыннан шөгыльләнә башлый. Сигез яшендә гаиләсе белән Шанхайга күчеп килә. Анда атасы тәмәке фабрикасында инженер булып эшләгән була. Шунда ук рус эмигранты Георгий Гончаровның студиясендә балет белән шөгелләнүен дәвам итә.

1933 елда, ундүрт яшендә әнисе белән Лондонга әйләнеп кайта (аның атасы Икенче дөнья сугышында японнар тарафыннан монда җибәрелгән була). Нинет де Валуа балет студиясендә шөгыльләнә башлый. Биредә Ольга Преображенская һәм Матильда Кшесинская аның остазлары була. Киләсе 1934 елда ул де Валуа җитәкләгән «Вик-Уэллс» труппасы составында беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый. Тәнкыйтчеләр һәм тамашачылар яшь башкаручының биюдәге сыгылмалыгын шунда ук бик ошаталар.

Труппадан прима-балерина Алисия Маркованың китүе белән Марго аның урынын ала. Солистка буларак ул «Аккош күле», «Жизель», «Йокыдагы сылу» балетларында төп партияларны башкара. Үзенең классик балеттагы бөтен партияләрен Марго Вера Волкова белән, аның шәхси Лондон студиясендә, бергә әзерли. Волкова балерина өчен аның артист сәләтен тулысынча ачуда ярдәм итүче педагог була.

Сугыштан соң Фредерик Аштонның «Дафнис һәм Хлоя» (1951), «Сильвия» (1952) һәм «Ундина»(1958) балетларының премьераларында бии. ССРБга гастрольләре вакытында Мәскәү Зур театры сәхнәсендә ул соңгы спектаклен бии.

Нуреев белән дуэт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елда, 42 яшендә Марго Фонтейн 23 яшьлек Рудольф Нуреев белән очраша. Ул Лондонга Король академия биюе файдасына Марго оештырган хәйрия концертына килә. Бу чорга Марго инде артист карьерасын тәмамларга уйласа да, Рудольф белән очрашканнан соң алар бергәләп биеп карарга хәл итәләр. «Жизель» балетыннан соң көтелмәгән уңышка ирешәләр: артистар тамашачыга баш ияргә чыкканда әлегә булмаганча алкышларга күмеләләр. Нуреевның „өтеп алыр хис-тойгылы“ булуы Фонтейнның әлегә кузгатылмаган ярсу хисләр һәм орчыктай җиңеллегеннән туган ачык сафлыгына капма-каршы килүе тудырды бу алкышларны» — дип яза аларның дуэты турында Диана Солуэй.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  5. The International Who's Who — 1976.
  6. https://ritarikunnat.fi/ritarikunnat/palkitut/ulkomaalaiset-pro-finlandia-mitalin-saajat-1944-2016/
  7. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств