Марта Швед принцессасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марта Швед принцессасы latin yazuında])
Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
 Норвегия
Тугандагы исем швед. Prinsessan Märtha Sofia Lovisa Dagmar Thyra av Sverige
Титул принцесса Швеции[d] һәм крон-принцесса[d]
Туу датасы 28 март 1901(1901-03-28)[1]
Туу урыны Арвфюстернс-палац[d], Эстүгүлем[d], Стокһолм ләне[d], Швеция
Үлем датасы 5 апрель 1954(1954-04-05)[1] (53 яшь)
Үлем урыны Осло, Норвегия
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе яман шеш
Җирләнгән урыны Акерсхус[d]
Кабер сурәте
Ата Карл Шведский[d]
Ана Дания прицессаһы Ингеборга[d]
Кардәш Карл Бернадот[d], Астрид Шведская һәм Маргарита Шведская[d]
Ире яки хатыны Улаф V[d]
Балалар Рангхильда Норвежская[d], Астрид Норвежская[d][1] һәм Һаральд V[1]
Ыруг Бернадоты[d]
Туган тел швед теле
Язма әсәрләр теле швед теле, норвег теле һәм инглиз теле
Һөнәр төре аксөяк, дипломат
Титул префиксы Королевское высочество[d]
Иҗтимагый сыйныф член королевской семьи[d]
Монограмма
Бүләкләр
Изге Олаф мидәле памятная медаль Серебряного юбилея короля Хокона VII
 Марта Швед принцессасы Викиҗыентыкта

Марта Швед принцессасы (швед. Prinsessan Märtha Sophia Lovisa Dagmar Thyra av Sverige og Norge, 28 март 1901 ел5 апрель 1954 ел) — швед принцессасы, король Оскар II оныгы һәм Норвегия варисы принцы Улаф V хатыны (соңыннан король Улаф V), Норвегия короле Харальд V әнисе.

Никахы һәм король тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норвегия кронпринцессасы король монограммасы.

Принцесса Марта Стокгольмда туа һәм Швед принцы Карл һәм Дат принцессасы Ингеборга кызы була.


Марта 1929 елның 21 мартында үзенең ике туган абыйсы, Норвегия варисы принц Улафка кияүгә чыга. Ул Норвегиянең кронпринцессасы титулын кабул итә. Аларның туй тантанасы соңгы 340 ел эчендә беренче король туе була.

Бер-берсенә булган ихлас мәхәббәте аркасында никахлары бәхетле була. Гаиләдә өч бала: Рагнхильда (1930), Астрид (1932), шулай ук көтеп алган варис, Харальд (1937) туа.

Норвегиянең кронпринцессасы үзенең басынкы, дустанә һәм юмарт холкы белән тиз арада халык сөеүен яулый. 1939 елда, Аурупада Икенче дөнья сугышы башланыр алдыннан принц һәм принцесса Америка Кушма Штатларына зур визит ясый. Парлар президент Франклин Рузвельт һәм аның хатыны Элеонора Рузвельт белән дуслаша.

Икенче дөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Принцесса варисы Марта 1940 елның 26 гыйнварында ачык чыгыш ясап, Норвегия хатын-кызларын мобилизация эшләрендә катнашырга чакыра. 1940 елның апрель аенда Алмания Норвегияга басып кергәч, аның балалары туган Швециясына кача, әммә анда Мартаны һәм балаларын яхшы кабул итмиләр. Күп шведлар аны Швециянең нейтралитетын куркыныч хәлдә калдырды дип уйлый. Хәтта кайсы берәүләр аның өч яшьлек улын Норвегияга җибәреп, анда немецларның аны король итеп игълан итүләрен тели. Әмма бу вариантны Марта исәпкә алмый. Президент Рузвельт чакыруы буенча ул Америка Кушма Штатларына юллана. АКШта ул балалар белән башта Ак йортта урнаша.

Ире король атасы белән бергә Бөекбританиягә китә. Парлар озак вакытлар күрешә алмый.

1941 елның авгусында принцесса Марта президент яхтасында президент Рузвельт белән сәяхәте вакытында Уинстон Черчилль белән очраша.

Икенче дөнья сугышының күп өлешен принцесса Марта Америка Кушма Штатларында үткәрә, ул анда үз иле өчен эшли. 1942 елда ул Лондонга, кайнанасының туган көнен билгеләү өчен катнашырга бара. 1945 елда Норвегияга кайткач, аңа «милләт әнисе» дигән кушамат бирәләр. Принцесса Норвегиянең кронпринцессасы буларак тулысынча үз ролен үти һәм норвегларның иминлеген һәм тотрыклыгын булдыру өчен бөтен көчен куя.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак һәм каты авыру белән көрәшкәннән соң, 1954 елның 5 апрелендә Осло шәһәрендә яман шештән вафат була. Өч елдан соң аның ире Улаф V исеме астында тәхеткә утыра.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]