1930 елгы дөнья футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1930 елгы дөнья футбол чемпионаты latin yazuında])
1930 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Уругвай
Вакыт 13 июл 1930 — 30 июл 1930
Такымнар 13
Үткәрү урын(нары) 3 (1 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Уругвай
Икенче урын  Аргентина
Өченче урын  АКШ
Дүртенче урын  Югославия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 18
Кертелгән туплар 70 (бер мачта 3.89)

1930 елгы дөнья футбол чемпионаты (исп. Copa Mundial de Fútbol de 1930) — 1930 елда узган беренче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 13 июлдән 30 июлгә кадәр Уругвай башкаласы Монтевидеода үткәрелгән.

Ярышта 13 җыелма такым катнашкан (Аргентина, Франция, Чили, Мексика, Югославия, Бразилия, Боливия, Уругвай, Румыния, Перу, АКШ, Парагвай, Белгия). Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 13 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Барлыгы 18 уен уйналган, 70 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гильермо Стабиле (Аргентина) - 8 туп, Педро Сеа (Уругвай) - 5 туп. Финалда Уругвай футбол җыелмасы Аргентинаны 4:2 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган.