Bek Air очкычы афәте (2019)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Bek Air очкычы афәте (2019) latin yazuında])
Bek Air очкычы афәте
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
Урын Almatı Xalıqara hawa alanı
Вакыт мизгеле 27 декабрь 2019
Юл башы Almatı Xalıqara hawa alanı
Пункт назначения Аэропорт Нурсултан Назарбаев[d]
Исән калучылар саны 86
Яраланганнар саны 54
Үлүчеләр саны 12[1]
Галәми аппарат Fokker 100[d]
Хезмәтләндерүче Bek Air[d]
Рейс саны Z92100
Карта

Bek Air авиаширкәте очкычы афәте (каз. Bek Air ұшақ апаты) — 2019 елның 27 декабрендә Алматы өлкәсендә булган авиация һәлакәте.

Мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Bek Air авиаширкәтенең 100 Fokker очкычы АлматыНур-Солтан маршруты буенча Z92100нче планлы эчке рейсын башкарган, әмма очканда биеклеген югалткан, бетон койманы җимереп кергән һәм Алматы өлкәсе Талгар районы Әлмерек авылындагы торак йортка килеп бәрелгән. Z2100 санлы рейс җирле вакыт белән 7.22 очып китә (4.22 мск). Аның бортында 98 кеше булган (93 пассажир — шуларның 8е балалар[2] һәм 5 экипаж әгъзасы); соңгы мәгълүматларга караганда, 12 кеше һәлак булган. Очкыч егылып төшкәннән соң, анда янгын чыкмау күп кешенең гомерен саклап кала. Пассажирлар арасында күпчелеге Казакъстан ватандашлары, шулай ук Кыргызстан, Кытай, Украина ватандашлары да булган, алар исән калган.

Ватандашлык[3] Пассажирлар Экипаж Барлыгы
Казакъстан Казакъстан 89 5 94
Кыргызстан байрагы Кыргызстан 1 0 0
КХҖ КХҖ 1 0 0
Украина Украина 2 0 0
Всего 93 5 98

Очкыч[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Афәткә очраган 100 Fokker очкычы 2012 елда

100 Fokker очкычы 1996 елда төзелгән. 9 апрельдә беренче очышын башкара. 15 апрельдә Formosa Airlines авиаширкәтенә (Тайбэй, Тайвань) тапшырыла. 2004 елның 2 мартында Mandarin Airlines авиаширкәтенә (Тайбэй, Тайвань) бирелгән. 2009 елның 1 ноябрендә Contact Air авиаширкәте (Штутгарт, Алмания) сатып алган. 20122013 елларда OLT Express Germany авиаширкәтендә (Бремен, Алмания) лизинг буенча хезмәт итә. 2013 елның 13 июлендә Bek Air авиаширкәте (Җаек шәһәре һава аланы, Казакъстан) сатып алган, лизинг буенча Kam Air, Safi Airways(икесе дә — Кабул, Әфганстан), Air Djibouti (Җибути) авиаширкәтләренә биреп торылган.

Реакция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан президенты Касыйм-Юмарт Тукаев 2019 елның 28 декабрен милли траур көне дип игълан иткән.

Гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә, Алматы халыкара аэропорты очышларга бернинди чикләүләр дә кертми, барлык рейслар да штат режимында икенче күтәрелү-утыру полосасыннан башкарыла.

Тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеле булганча, очкыч шассиларын җыйганнан соң, ике тапкыр койрыгы белән очып менү-төшү юлына бәрелә һәм курсын кискен рәвештә уңга үзгәртә. Ике борт үзьязгычлары исән-сау табып алынган һәм тикшерүгә җибәрелгән[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]