Ай, былбылым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ай, былбылым latin yazuında])
Ай, былбылым
Административ-территориаль берәмлек Стәрлетамак өязе һәм Уфа губернасы
Сәнгать формасы җыр
Жанр халык җыры[d] һәм лирика[d]
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле һәм татар теле
Чыгару датасы 1923
Беренче язма телгә алу 1913

Ай, былбылым — татар һәм башкорт халык җыры[1][2]. Җырда елга буенда таңда, табигатьнең иртән уянуы фонында сандугач белән кешенең үзара диалогы сурәтләнә. Бу җыр иң популяр һәм легендар татар халык җырларының берсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ХХ гасыр башында (1909-17, 1925-29) Россия эстрадасында беренче тапкыр татар җырчысы Камил Мотыйгый тарафыннан башкарыла[3].

1913-нче елда ул беренче тапкыр фонографка Уфа губернасы Стәрлетамак өязе кешесе Солтангалиевтан (исеме билгесез) Казан университетының этнографик экспедициясе нәтиҗәсендә яздырылган. 1913-нче елда язылган фонографик язмаларга нигезләнеп, татарларның һәм башкортларның башка халык җырлары кысаларында ул 1923-нче елда М. И. Бергның «Сигез татар-башкорт җыры» дигән эшендә басылып чыга.

Тышкы медиафайллар

Җырның тагын бер версиясе билгеле, аның сүзләрен татар шагыйре Нәкый Исәнбәт 1956-нчы елда композитор Александр Ключарев соравы белән язган.[4]

Бүгенге башкаруда аны Совет һәм Россия эстрада җырчысы Ренат Ибраһимов популярлаштыра.

Төрле вакытта ул танылган бар татар башкаручыларының репертуарына кергән, башкорт башкаручылары арасында ул сирәк очрый[5]. Россия опера җырчысы Илдар Абдразаков аны 2018 елның 24 апрелендә Уфада I Халыкара музыка фестивале ачылганда җырлаган.[6]

Бу җыр Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының, шул исәптән КПСС Татар өлкә комитеты пленумнарында, һәм соңрак Татарстан Республикасында барлык рәсми дәүләт концертларында башкарылган.

Динә Гарипова башкаруында җыр «Зөләйха күзләрен ача» сериалына саундтрек буларак кулланылган[7]. Сериянең премьерасыннан соң, 2020 елның 13 апрелендә Россия-1 телеканалы аша, җыр элеккеге Советлар Союзы илләрендә яңа популярлык казана[8].

2021 елның маенда Гарик Сукачев башкаруында версия чыга[9].

Җыр сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы

Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделдә таң ата
Таңнар ата, өзелә үзәк
Җырлата да елата

Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атанова Л. П. Собиратели и исследователи башкирского музыкального фольклора, под редакцией А. М. Идельбаева, Издание республиканской молодёжной газеты «Иэшлек», Уфа, 1992 год.
  • Берг М. И. Восемь татаро-башкирских песен. (под редакцией проф. В. А. Богородицкого), Казань, 1923 год.
  • З. Н. Сайдашева «Татарская эстрадно-бытовая песня: история и развитие»
  • Каркина С. В. Значение работы М. И. Берг «Восемь татарско-башкирских песен (под редакцией проф. В. А. Богородицкого)» в истории лингвистической и музыкальной этнографии Республики Татарстан // В. А. Богородицкий и современные проблемы исследования и преподавания языков: Материалы Всероссийской н.-пр. конф. — Казань: РИЦ «Школа», 2007. — С. 161—165.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]