Актанышбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Актанышбаш latin yazuında])
Актанышбаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°31'25.003"тн, 53°56'18.031"кнч
Нигезләнгән 1744
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 369 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423740
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Актанышбаш

АктанышбашТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Халык саны — 369 тирәсендә. Почта индексы — 423740.

Актаныштан көнбатышта урнашкан, электән ара 3 чакрым тәшкил итсә, хәзер ике авыл чынлыкта кушылып бетте. Әлеге авыл кешеләре вакытында Нөрәкә урманы дип аталган (хәзерге Нөркә) урында өлкән туганнары белән бергә яшәгәннәр. Актаныш елгасы чирәмлектән инеш сыман агып ята. Агачлар киселү барышында ул ярлар ясап, җирне ярып, Шәрип-Куян юлы ягына күчә бара. Актанышбаш янында аның ярлары нык текәләнә.

Төгәл кайчан Актаныш-Нөркә авылыннан аерылып чыгуы билгеле түгел. Әҗәкүлнең өч өйле урамы (авыл нигезе) кешеләре Карабәк-Габдулла хан токымы вәкилләре дә Актанышбаш халкының төп өлешен тәшкил итәләр. Торак пункты 1744 елгы рәсми кәгазьләрдә теркәлүе нигез салуның XVIII гасыр башларына ишарәли. Вотчиналы башкортлар катламыннан саналганнар. Умартачалык, урман әзерләү, кәсепчелек, ат дирбиясе һ.б. әйберләр җитештерү белән дә шөгыльләнәләр.

Авыл Гәрәй волостеның Әҗәкүл түбәсенә, Кыргыз волостеның Тугыз түбәсенә, Унберенче йортка, Такталачык волостена карый. 1795 елда 22 хуҗалыкта 80 ир һәм 60 хатын-кыз җенесендәге кеше яшәгән. Аннан халык саны үзгәреше түбәндәгечә бара: 1859 елда - 469, 1870 тә - 466, 1884 тә - 585, 1897 дә - 632, 1906 да - 648, 1913 тә - 305, 1921 дә - 373, 1926 да - 330, 1938 дә - 320, 1949 да - 315, 1958 дә - 350, 1965 тә 86 хуҗалыкта - 336, 1989 да 81 йортта - 229, 1993 тә 89 гаиләдә - 265, 2010 елда 105 хуҗалыкта 341 кеше гомер кичерә.

1988 елның 29 июлендә Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә авыллары белән берлектә Актанышбаш авыл Советын оештырутурында ТАССР Югары Советы Президиумы Указы чыкты, яңа берәмлекнең үзәге итеп Актаныш сайлана.

Бөек Ватан сугышында илне сакларга кулына корал алган 77 яугирнең 35 е һәлак була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1744 елда нигезләнгән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795 1859 1870 1884 1897 1906 1913 1921 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
140 469 466 585 632 648 305 373 330 320 315 350 341 319 224 311 369

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш - туган җирем. ― Казан, 2010, 15нче бит.