Олексий Гончарук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олексий Гончарук latin yazuında])
(Алексей Гончарук битеннән юнәлтелде)
Олексий Гончарук
17нче Украина премьер-министры
Вазыйфада
2019 елның 29 августы – 2020 елның 3 марты
Украина президенты офисы башлыгы урынбасары
Вазыйфада
2019 елның мае – 2019 елның августы
Туган 7 июль 1984(1984-07-07) (39 яшь)
ССРБ, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Городня
Белем МАУП; Украина Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе милли академиясе

Алексей Гончарук, Алексей Валерий улы Гончарук (укр. Олексій Валерійович Гончарук, 1984 елның 7 июле, ССРБ, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Городня) — Украина сәясәтчесе, 2019 елның 29 августыннан 2020 елның 3 мартына кадәр илнең премьер-министры. 2019 елның май-август айларында Украина президенты офисы башлыгы урынбасары. Белеме буенча хокук белгече, адвокат.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1984 елның 7 июлендә Украина ССР Чернигов өлкәсе Городня шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә урта мәктәпне, «хокук белеме» белгечлеге буенча Персонал белән идарә итү төбәкара академиясенең (укр. Міжрегіональна академія управління персоналом, МАУП) Бөек Владимир исемендәге Хокук институтын (2006), Украина Президенты каршындагы дәүләт идарәсе милли академиясен (2012) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

МАУПта югары курсларда укыганда ук «Городня сәнәгать тауарлары заводы» ААҖдә кече юрист булып эшли.

2005 елдан — PRIOR-Invest (Киев) инвестиция ширкәтендә: юрист, 2006 елдан хокук бүлеге җитәкчесе.

2008 елдан — «Constructive Lawyers» юридик фирмасын нигезли.

2009 елдан — Зыян күргән инвесторларга ярдәм итү берлеге җитәкчесе.

2015 елданЕвропа Берлеге финанслый торган «Нәтиҗәле җавап бирү офисы»н (BRDO) җитәкли[1].

Сәяси эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары радага 2014 елда узган чираттан тыш сайлауларда «Кешеләр көче» (Сила людей) фиркасеннән Югары рада депутатлыгына кандидат булып теркәлә. Фирка сайлаучыларның бары тик 0,1% твышын гына җыя, керү чиген уза алмый. 2015 елның гыйнвар-август айларында Украинаның экология һәм табигый ресурслар министры Игор Шевченконың штаттан тыш киңәшчесе һәм беренче вице-премьер – икътисадый үсеш һәм сәүдә министры Степан Кубивның киңәшчесе булып тора.

Уң либерал «Люди важливі» (Кешеләр бик мөһим) сәяси хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Евромәйдан массакүләм протест акцияләрендә катнаша.

2019 елда Украина президенты офисы башлыгы Андрей Богданның икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә[2]. Владимир Зеленский командасының икътисадый канатына эләгүенә дә президент офисы башлыгы белән якын булуы тәэсир итә.

Украина премьер-министры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Гончарукны Украина премьер-министры вазифасына ил президенты Владимир Зеленский тәкъдим итә. Украинаның яңа чакырылыш Югары радасының 2019 елның 29 августында узган беренче җыелышында ил премьер-министры вазифасында раслана. Әлеге карар өчен 290 депутат уңай тавыш бирә.

Үзен вазифада раслау алдыннан Югары рада депутатлары алдында чыгыш ясап, яңа хөкүмәтнең беренче чираттагы бурычы итеп кредиторлар белән эшләгәндә ышанычны арттыруны билгели. Аның фикеренчә, ышаныч арту илне финанслауны очсызрак итү һәм реструктуризация турында сөйләшүләр башлау өчен нигез була ала. Шулай ук яңа хөкүмәт алдында авыл хуҗалыгы җирләрен сатуны тыюны бетерү, киң масштабта приватизация үткәрү бурычы торуын әйтә.

2020 елның 3 мартында Украина парламенты (Югары Рада) Гончарукның отставкага җибәрү турындагы гаризасын карый һәм гаризаны канәгатьләндерә. Гончарукның отставкасы өчен 353 депутат уңай тавыш биргән, каршылар — юк, 49 депутат тыелып калган, тугызы — тавыш бирмәгән[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]