Андрей Жеханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Жеханов latin yazuında])
Андрей Жеханов
Туган 1884(1884)
Түбән Новгород
Үлгән 5 май 1924(1924-05-05)
Мәскәү
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Андрей Жеханов (рус. Андрей Ильич Жеханов, 1884(1884), Түбән Новгород5 май 1924, Мәскәү) — Совет фирка-дәүләт эшлеклесе.

1905 тән РСДЭ(б)Ф әгъзасы. Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышларында катаншкан. 1906-08 елларда һәм 1914-17 елларда патша гаскәрендә; 1918-19 елларда Кызыл Гаскәрдә. 1908-14 елларда инкыйлаби эшчәнлек өчен Орёл губернасында сөргендә була. 1917 дә Петроградта РСДЭ(б)Фнең полк комитеты рәисе. 1918-19 елларда Көнчыгыш фронтта хезмәт итә. 1920-1922 елларда Түбән Новгородда фирка эшендә. 1922 нең апрель-сентябрендә РК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты сәркәтибе. 1922 нең ноябреннән РК(б)Ф Царицын губерна комитетынең бүлек мөдире, 1923 дән - сәркәтибе.

1924 нең 5 маенда (апрельдә?[1]) Мәскәүдә үз-үзен үтерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]