Апостол Фома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апостол Фома latin yazuında])
Изге Апостол Фома
Туган I гасыр
Гәләләя, Яһүдәя
Үлгән 3 июль 72
Һиндстан
Күмү урыны Собор Святого Фомы[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре вәгазьче

 Изге Апостол Фома Викиҗыентыкта

Изге Фома, Томас (грек. Θωμάς, лат. Thomas) – христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының берсе.

Инҗилдәге тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайсә Фоманы унике шәкертенең берсе итеп кабул итә. Бу турыда Маттай, Марк һәм Лүк Инҗилләрендә языла. Әмма бу инҗилчеләр Фоманың апостол булуыннан тыш башка мәгълүмат бирми.

Яхъя Зебедәй улы (Иоанн Богослов) исә Фоманың берничә Инҗил вакыйгасында, шул исәптән, Фоманың инануында катнашуын хәбәр итә. Яхъя китергән Инҗил буенча, Фома Гайсәнең кире терелгәч апостолларга күренүе вакытында булмаган. Шуңа күрә, башка иптәшләреннән Мәсихнең янәдән терелүе турында ишеткәч, ул моны үз күзе белән күрмичә ышанмаячагын әйткән. Апостоллар каршына яңадан килгәч, Гайсә Фомага бармагын ярага куеп карарга тәкъдим итә, шуннан соң Фома үлеп терелүгә инана.

«Ышанмаучы Фома» исемле идиома аерым халыкларда сөйләгәнгә бик ышанмый торган тыңлаучыны аңлата. Фоманың иманга килүе һәм Гайсәнең терелүенә инануынан торган сюжет Инҗил иконографиясендә шактый популяр.

Алдагы тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Праваслау һәм католик тарихчылары апостол Фоманы Һиндстанда вәгазь сөйләп, христианлыкны тараткан дип саныйлар. Һинд иленең борынгы христианнарының дәвамчылары үзләрен Апостол Фома христианнары дип саный.

Күп санлы риваятьләр буенча, Фома Һиндстанда җәзалап үтерелгән.

Нигез салган җәмәгатьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маланкар праваслау чиркәве
  • Сиро-малабар католик чиркәве
  • Халдейларның Сүрия чиркәве
  • Һинд праваслау чиркәве
  • Яковит Сүрия христиан чиркәве
  • Сиро-маланкар католик чиркәве
  • Мар-Том чиркәве.

Фома нигез салган җәмәгатьләр Фәлистыйн, Месопотамия, Парфия, Хәбәшстан һәм Һиндстанда урнашкан.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Апостол Фоманың калдыклары Һиндстан, Венгрия һәм Афонда бар. праваслауиеда Пасхадан соң килүче сигезенче көн Фома исеме белән аталган. Рус чиркәвендә аның хәтер көне 6 (19) октябрьдә үткәрелә.

Сан-Том утравы һәм Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласы – Сан-Томе шәһәре Изге Фома хөрмәтенә аталган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]