Ат спорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ат спорты latin yazuında])

Ат спорты́, атка атланып йөрү һәм алар белән идарә итү төрләре, спорт максатларында ярышлар уздырыла.

Ат спортының заманча төрләре: җигүле ат, конкур (каршылыкларны сикереп чыгу), ике төр ярыш (манежда йөрү, конкур), өч төр ярыш (манежда йөрү, кыр сынаулары, конкур), ат чабышы, юырту, стипл-чейз, кросс, атлы аучылык, драйвинг, атлы-чаңгы ярышлары, ат ярышлары, атта күнегүләр ясау (вольтижировка), җегетлелек (атта оста йөрү), тройка ярышлары, пушбол уеннары, атка атланып туп уйнау.

Татарстанда ат спорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан һәвәскәр ат ярышлары җәмгыяте 1867 елда оештырыла (оештыручылар — ат заводы тотучылар Н.Н. Кудрявцев, В.П. Молоствов, Г.Ә. Ишморатов, рәисе — И. Полторацкий), беренче юртаклар сынавы 1868 елның кышында Кабан күлендә уздырыла. Казан губернасының иң яхшы юртаклары: Аккредитив — Россия Дерби ярышы җиңүчесе (1907), Смельчак — Император призына уеннарда 2 нче урын (1907), Набат, Успех, Игла, Ловкий — төрле дистанцияләрдә Казан ипподромының җитезлек буенча рекордчылары.

1920-40 елларда Казан ипподромында даими рәвештә республиканың күмәк хуҗалык, совхоз, ат заводлары һәм дәүләт конюшняларының юртаклары сынала. Бу вакыттагы иң яхшы җайдаклар — М. Курицин, И.А. Матяев, Ф.Ф. Кашафетдинов, С. Макеев, П. Поляков, М. Угольков, М. Арсланов, П. Егоров-Дунай һ.б. рекордчы юртакларда чыгыш ясый. Казан ипподромының иң яхшы җайдаклары, 1950-70 елларда призлы чабышлар осталары: Х. Гайнуллин, Җ. Хәбибуллин, С. Староверов, А. Кузнецов, И. Ганчурин, Н. Гришин, А. Булыгин. Алар тарафыннан җитез юртаклар, СССР, ТАССР, Идел буе рекордчылары әзерләнә. Татарстан атчыларының җыелма командасы — Идел буе кубокларын ала (1955-58, 1960, 1962-65, 1968, 1976, 1986, 2001), Бөтенрусия ат ярышларында җиңә (1998) һәм призлар ала (бронза, 2003; көмеш, 2004).

1990 елларда ТРның иң яхшы спортчылары, ТР, РФ чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләре һәм призёрлары, Зур Дерби призы, Элита призы, Дөнья призы һ.б. призлар ияләре — С.Н. Бакурин, Г.Г. Большаков, А.И. Булыгин, Е.В. Гришаева, К. Закирова (конкур), С.Н. Невкипилый, С. Прохоров (конкур), Ф. Халиков һ.б. ТР ат спортының классик төрләре буенча иң танылган тренерлары — М. Закиров, М. Злобина, А. Щербаков, Г. Галиева. ТРның иң яхшы юртаклары, СССР (РФ) рекордчылары — Рангоут, Ландр, Фараон, Аргон, Ледок, Панасоник, Заварзай, Массив, Абордаж, Позитрон, Ламборн.

ТР да «Аргамак» (Казан), «Тулпар» (Чаллы), «Кентавр» (Алабуга), «Буцефал» (Азнакай районының Актүбә посёлогы), «Мустанг» (Лениногорски), «Ягуар» СК (Норлат), «Елховнефть» НГДУында, балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәпләре, шулай ук Зәй, Әлмәт, Буа, Тәтеш шәһәрләрендә клублар эшли. Сабан туе бәйрәмендә уздырыла торган ат ярышларының традициягә кергән төрләре: ат чабышлары, юртаклар узышы, ияр астында юртаклау, джигитовка (атта оста йөрү), «Пар ат» (парлап җигелгән атта ярыш), «рус тройкасы» (өчлеге), «Кыз куу», «Сөрән сугу» милли уеннары һ.б.

2005 елда Казанда Халыкара ат спорты комплексы ачыла, анда ТР һәм РФ президентлары, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның Алтын дагасы (2001 дән уйнатыла, 2005 тән халыкара статус), Казан Кремле, ТРның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, Бөтенрусия дербистлары, Критериум, Казанның 1000 еллыгы призлары уйнатыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шарафутдинов Д.Р. Сабантуй (научно-популярный очерк). Казань, 1977.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]