Банин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Банин latin yazuında])
Банин
фр. Banine

Тугач бирелгән исеме: Өммелбану Мирза кызы Әсәдуллаева
Псевдонимнар: Банин
Туу датасы: 18 декабрь 1905(1905-12-18)
Туу урыны: РИ, Бакы губернасы, Бакы
Үлем датасы: 23 октябрь 1992(1992-10-23) (86 яшь)
Үлем урыны: Франция, Париж
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Франция байрагы Франция
Эшчәнлек төре: язучы, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1942—1992
Юнәлеш: проза, публицистика, тәрҗемә
Жанр: роман
Иҗат итү теле: француз теле
Дебют: 1942, «Nami»

Банин, Бани́н (фр. Banine), Өммел-Банин (псевдоним, чын исем-фамилиясе Өммелбану Мирза кызы Әсәдуллаева (әзери. Ümmülbanu Mirzə qızı Əsədullayeva, 1905 елның 18 декабре, РИ, Бакы губернасы, Бакы1992 елның 23 октябре, Франция, Париж) — азәрбайҗан милләтеннән Франция язучысы һәм мемуаристы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өммелбану (с) туганнары белән. Бакы

1905 елның 18 декабрендә Бакыда бай гаиләдә туган[1]. Әтисе — Мирза Шәмси улы Әсәдуллаев(азәр.) (1875—1935), нефть сәнагатькәре, меценат, 1918 елның ахыры — 1919 елның башында Азәрбайҗан Демократик Республикасының өченче хөкүмәтендә сәнагать һәм сәүдә министры. Әнисе (әтисенең беренче хатыны) — Өммелбану Нәгыева, Бакы миллионеры-нефть сәнагатькәре Ага Муса Нәгыевның кызы, 1905 елда бала тапканда вафат була. Әтисе ягыннан бабасы — нефть сәнагатькәре, мультимиллионер Шәмси Әсәдуллаев(азәр.) (1840/41—1913), әнисе ягыннан бабасы — нефть сәнагатькәре, миллионер, меценат Муса Нәгыев(азәр.) (1848—1919)[2][3][4]. Туганнары: Гәүсәр, Сүрая, Көбрә. Өммелбану яхшы өй тәрбиясе һәм классик белем алган, Европа телләрен өйрәнгән. Гаиләдә Көнбатыш Европа мәдәнияте рухы өстенлек итә, төп көч тәрбия һәм белем бирүгә бирелә. Өммелбану һәм аның апаларын тәрбияләү өчен әтисе Балтыйк буе алманнарыннан Анна исемле гувернантканы, инглиз теле укытучылары яллый.

1920 елда Азәрбайҗанда хакимият большевиклар кулына күчкәч, гаилә Азәрбайҗаннан Төркиягә мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була. 1925 елдан Өммелбану Франциядә яши, Парижда манекенчы, сатучы, сәркатип, тәрҗемәче булып эшли. Белем алуын дәвам итә. Тәрҗемә белән шөгыльләнә, журналист була, радиода француз текстлары редакторы булып эшли. Франциядә рус мөһаҗирләренең әдәбият һәм сәнгать дөньясында катнаша башлый, танылган рус эмигрантлары Иван Бунин, Алексей Толстой, Федор Шаляпин, Марина Цветаева, Тэффи, Александр Куприн һ. б. белән аралаша. Аеруча Иван Бунин һәм Тэффи белән дус була. Автобиографик характерда язылган «Кавказ көннәре» (Jours caucasiens, 1946) романы аны француз укучысына таныта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Банин романнар, публицистика, тәрҗемәләр, көндәлекләр һәм хатлар, шулай ук тәмамланмаган кулъязмаларын үз эченә алган зур әдәби мирас калдырган. Шартлы рәвештә Банин иҗатын ике өлешкә бүләргә була: Азәрбайҗан темасы, мотивлар, истәлекләр һәм ретроспекция кергән әсәрләр һәм Франция, Европа тематикасына караган әсәрләр.

  • 1942 Нами (Nami)
  • 1946 Кавказ көннәре (Jours caucasiens)
  • 1947 Париж көннәре (Jours parisiens)
  • 1951 Эрнст Юнгер белән очрашу (Rencontres avec Ernst Jünger)
  • 1959 Мин опиумны сайладым (J'ai choisi l'opium)
  • 1961 Соңыннан (Après)
  • 1968 Чит ил Франциясе (La France étrangère)
  • 1971 Соңгы өмет чакыруы (L'appel de la dernière chance)
  • 1971 Эрнст Юнгер портреты (Portrait d'Ernst Jünger : lettres, textes, rencontres)
  • 1989 Эрнст Юнгер төрле сурәттә (Ernst Jünger aux faces multiples)
  • 1991 Мәрьям сөйләгәннәрдән (Ce que Marie m’a raconté : le dit de la Servante Marie)[5]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]