Башкорт-мишәр гаскәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт-мишәр гаскәре latin yazuında])
1812 ел сугышында катнашкан Башкорт-мишәр гаскәре полкларына Сибайда Һәйкәл.
Кәрвансарай - Башкорт-мишәр гаскәре идарәсе йорты.

Башкорт-мишәр гаскәре − 1798-1863 елларда Ырынбур, Самар, Пермь һәм Нократ губерналарында Башкорт һәм Мишәр гаскәрләрен берләштереп төзелгән хәрби регуляр булмаган гаскәр. Соңрак гаскәргә типтәр полклары да кушыла.

XIX гасыр башында мишәрләр 5 кантоннан (4702 йорт) − 1103, ә башкортлар 11 кантоннан (22,7 мең йорт) 6,5 мең атны бирә. 1812 елда көнбатыш чиктә 1-нче һәм 2-че башкорт казаклары полклары көнбатыш чик сагында тора.

1812 елгы Ватан сугышы чорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1812 елга сугыш хәрәкәте барышында 1-нче башкорт полкы Бородино сугышында Платонов һәм Уваров рейдларында катнаша. Соңыннан Мәскәү янында сугышта катнаша. 2-се башкорт полкы Слоним, Волковыск сугышында катнашып 1812 елның декабрендә чигенүче австро-саксон гаскәрен эзәрлекли. 1813 елда чит ил походын дәвам итә.

1812 елгы Ватан сугышы чорында Кызыл мәйдан Наполеон I гаскәрләре белән басыла. Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.


« Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.[1]
»
1858 елда Башкорт-мишәр гаскәре урнашу

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Россия Президенты сайты.