Беларус җигем аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беларус җигем аты latin yazuında])
Беларус җигем аты

Беларус җигем аты (белар. беларускі запражны конь) — Беларусиядә үрчетә торган җигем атлар токымы. XIXXX гасырларда җирле тәбәнәк атлар (коник, полесье) һәм Көнбатыш Европа (арден, гудбрандсдаль, брабансон) токымнары нигезендә барлыкка килде. 2000 елда төркелгән. Төсе коба, җирән, соры һәм кара. Айгырларның үлчәүләре: җилкә биеклеге 155, гәүдә озынлыгы 162, күкрәк колачы 189, уч колачы 22 см. Бияләрнең үлчәүләре — 151–157–175–21 см. Тышкы кыяфәте һәм эш хасиятләре урта зурлыклы җигем атка хас.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.