Блазар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Блазар latin yazuında])
Markarian 501 дигән блазар
Блазар: галактика актив төше релятивистик агымны нурландыра. Рәсем.

Блазар - югары яктыртучанлыклы галактикадан тышкы объектлар сыйныфы, галактикалар актив төшләре белән релятивистик агымнар күзәтүче ягына юнәлгән (күзәтү нурыннан 20 градустан ким).

Яктыртучанлыкны көчәйтү һәм яктылык аберрациясе сәбәпле күзәтүче өчен блазар яктырак күренә. Джет-релятивистик агым күзәтү нурыннан 20 градустан күбрәк юнәлгән очракта шул якты күренеш булмый.

Бөтенесе квазарлар кебек блазарлар галактика үзәгендәге үтә массив кара тишек белән бәйләнгән, блазар очрагында бу бик зур эллиптик галактика булып тора.

Блазарлар - Галәмнең иң куәтле энергетик күренешләренең берсе, аларны галактика тышкы астрономия тикшерә.

Блазарлар төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • лацертидлар - галактикалар төшләрендәге электромагнит нурланышы бик көчле чыганаклары, мәсәлән: — BL Кәлтә (BL Lacertae).
  • оптик тиз үзгәрешле квазарлар - квазарлар төре, аларның ялтыравы оптик диапазонда югары амплитуда белән үзгәрә (Δm ≥ 3m). Мисал: 3C 279. Гадәттә оптик спекрында эмиссион сызыклар көчлерәк, радиодиапазонда активлырак.

Блазар атамасы «BL Lac» объекты һәм квазар сүзләреннән чыккан, blaze - балкып яну дигән сүз. 1978 елда астроном Эдвард Спигел атаманы тәкъдим итә.

Үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Блазарлар ялтыравы төрле дулкын озынлыкларында һәм вакыт белән (сәгатьтән дистә елга кадәр) үзгәрешле.
  • Блазарлар нурланышы спектры бөтен дипазонында үзгәрешле (10% кадәр) сызыкча полярлашуга ия.
  • Релятивистик агымда плазманың югары тизлеге (яктылык тизлегенең 95-99% ы) сәбәпле һәм джетның күзәтүчегә юнәлгәнлегенә күрә блазарлар төшләре янында яктылык тизлегеннән артык тизлекле хәрәкәт итүләр тоела.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ярче тысячи галактик» 2007 елның 14 декабрь көнендә архивланган. // «Вокруг света», октябрь 2004
  • «Что такое квазар» // quasar.by, ноябрь 2011
  • Блазар // Астрономічний енциклопедичний словник / За загальною редакцією І. А. Климишина та А. О. Корсунь. — Львів, 2003. — С. 56. — ISBN 966-613-263-X. (укр.)
  • Даукурт Г. Что такое квазары?. — К.: Радяньска школа, 1985. — 131 с.