Борис Нимвицкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Нимвицкий latin yazuında])
Борис Нимвицкий
Туган 8 декабрь 1885(1885-12-08)
Раквере, Везенберг өязе[d], Эстләндия гөбернәсе, Россия империясе[1]
Үлгән 25 май 1969(1969-05-25) (83 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены

Борис Нимвицкий (рус. Борис Николаевич Нимвицкий, 8 декабрь 1885(18851208), Везенберг, Эстляндия губернасы, Рәсәй империясе — 25 май 1969[2]., Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Совет дәүләт-партия эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дворян гаиләсендә туган. 1903 елдан РСДЭФ әгъзасы. Өфе, Казан, Петроградта инкыйлаби хәрәкәттә катнашкан. 1907-14 елларда эмиграциядә. Февраль инкыйлабыннан соң Колпино, Петроград эшче һәм салдат депутатлары шуралары, РСДЭ(б)Фнең Петроград комитеты әгъзасы, Колпино инкыйлаби комитеты рәисе. Оештыру җыелышының бәлшәвикләр фракциясе әгъзасы. 1918 елдан башлап Өфе губерна ХХШы рәисе урынбасары, Өфе губерна инкыйлаби комитеты рәисе. 1919 елның гыйнвар-февралендә Башкорт хөкүмәте һәм Башкорт корпусының Совет хакимияте ягына чыгуы турында сөйләшүләрдә катнаша. 1920-21 елларда РК(б)Фнең Өфе губерна комитеты сәркәтибе, 1923 елда РК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты сәркәтибе. 1923-33 елларда игенчелек халык кәмисәриятендә, ХХШда, РСФСР эшче-керәстиян инспекциясендә эшли. 1933 елдан пинсәдә, Мәскәү югары уку йортларында укытучы булып эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]