Борынгы инглиз теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы инглиз теле latin yazuında])

Борынгы Инглиз теле яки Англо-Саксон теле ул Инглиз теленең иң борынгы язылып калган формасы, иртә урта гасырларда Англиядә һәм көнчыгыш Шотландиядә сөйләшелгән. Аны Бөекбританиягә Англо-Саксон күчеп килүчеләр 5-енче гасыр уртасында алып килгән һәм беренче борынгы инглиз теле әдәби эшләре 7-енче гасыр уртасы белән даталана. 1066 ел Нормандия яулап алуыннан соң югары катламнарда инглиз теле француз теле кардәше англо-норман теле белән алыштырылган булган. Бу борынгы инглиз теле эрасының ахыры дип карала, чөнки шул чорда инглиз теленә англо-норман теле көчле йогынты ясаган һәм ул хәзер урта инглиз теле буларак мәгълүм фазага үскән.
Борынгы инглиз теле традицион англлар, сакслар һәм ютлар буларак мәгълүм германик кабиләләр сөйләшә торган англо-фриз һәм ингвеоник диалектлардан килеп чыккан. Англо-сакслар Англиядә доминант була башлагач, аларның телләре Рим Британиясенең телләрен алыштырган: кельт теле гади бриттоник теле һәм Британиягә Рим явы белән килгән латин телен. Борынгы инглиз теленең билгеле Англо-сакс патшалыгы белән бәйле дүрт төп диалекты булган: Мерсиан, Нортумбриан, Кент һәм Көнбатыш Саксон. Нәкъ менә көнбатыш саксон диалекты соңрак борынгы инглиз периодының әдәби стандартының нигезен формалаштырган, гәрчә урта гасыр һәм хәзерге инглиз теленең доминант формалары күбесенчә мерсиан диалектыннан килеп чыккан. Англиянең көнчыгыш һәм төньяк өлешләренең сөйләшенә борынгы норвег теле көчле йогынты ясаган, чөнки 9-ынчы гасырда көчле Скандинав хөкеме һәм күчеп килүе булган.
Борынгы инглиз теле Көнбатыш Герман телләренең берсе һәм аның якын кардәшләре булып борынгы фриз теле һәм борынгы саксон теле тора. Башка борынгы Герман телләре кебек үк ул хәзерге инглиз теленнән бик аерылып тора һәм хәзерге инглиз телендә сөйләшүчеләр өчен өйрәнүдән башка аңлаешлы түгел. Борынгы инглиз теле грамматикасы эчендә исемнәр, сыйфатлар, бәйлекләр һәм фигыльләрнең күп инфлекцион формалары бар һәм сүз тәртибе күпкә иркенрәк. Иң элеккеге борынгы инглиз теле язмалары рун системасы белән язылган булган, әмма якынча 8-енче гасырдан ул латин әлифбасы юрамасы белән алмаштырылган булган.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы инглиз Википедиясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]