Брита Хагберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Брита Хагберг latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 1756
Үлем датасы 19 март 1825(1825-03-19)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция
Һөнәр төре хәрби хезмәткәр
Бүләкләр

Брита Хагберг(швед. Brita Hagberg, тумыштан Nilsdotter, тулы исеме Hagberg Brita Christina, шулай ук Hagberg Petter буларак билгеле; 1756—1825) — XX гасырда хатын-кызлар армия хезмәтенә рөхсәт ителгәнгә кадәр швед флот сугышчысы, хәрби флотта хезмәт итүче беренче хатын-кызларның берсе һәм диңгез сугышында батырлыгы өчен швед хәрби бүләге (För tapperhet i fält миналы) белән бүләкләнүче хатын-кызларның икенчесе (беренчесе — Анна Энгстен).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брита Хагберг 1756 елда Финнеродья (Finnerödja) шәһәрендә туган[2] (башка мәгълүматлар буенча — Стокгольм шәһәрендә).

1777 елда Стокгольмга килә, 1785 елда шунда Андерс Хагберг Питерга (Peter Hagberg Anders, 1753-1816), король гвардия хәрби хезмәткәренә кияүгә чыга, ул армиядә 1788 елдан була. Бернинди дә хәбәре булмаган ирен табу өчен, Брита үзен Петтер Хагберг дип атап үзен ир кеше итеп күрсәтә һәм хәрби хезмәткә керә.

Роченсальм сугышы

Брита 1788-1790 елларда Рус-швед сугышында катнаша, Роченсальм һәм Выборг сугышларында диңгез солдаты сыйфатында катнаша. Styrbjörn карабында флотта үз ире белән бергә хезмәт итә. Björkö Sund янындагы сугышта катнаша, аның барышында яралана, лазаретка эләгә һәм хатын-кыз заты икәнлеге ачыклана. Хатын-кызлар өчен хәрби хезмәт тыелуга карамастан, аңа елына өч риксдалер күләмендә хәрби пенсия билгеләнә, бу хатын-кызлар өчен бик сирәк күренеш була. Брита Хагберг өчен пенсияне швед вице-адмиралы Карл Олаф Кронстедт хәстәрли.

Сугыштан соң Хагберг азык (1793 елда алып) сату буенча шәхси хокукка ия була (хатын-кыз өчен сирәк күренеш); аңа Стокгольм шәһәрендә Oxtorget майданында (1802 елда) урын бүлеп бирелә. 1816 елда аның ире вафат була, бу вакытта Британың ике баласы кала (1792 елда туган кызы һәм 1797 елда туган улы).

Стокгольмда 1825 елның 19 мартында вафат була.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1828 елда Брита Хагберг швед шагыйрәсе Юлия Найбергның Frukt-Månglerskan med Tapperhetsmedalj[3] поэмасында сурәтләнә. 1864 елда Хагберг Швецияның иң билгеле хатын-кызлары белешмәсендә телгә алына, анда «Стендта кайчандыр ирен табу өчен ирләр киеме киеп хәрби хезмәткә киткән Стокгольмның Oxtorget майданында күкрәгендә батырлык медале белән имбирле печенье сатып торучы олы гына хатынны күрергә мөмкин» дип языла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]