Бәпәнәй Төрепбирдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәпәнәй Төрепбирдин latin yazuında])
Бәпәнәй Төрепбирдин
Туган 1695
Үлгән 18 май 1740(1740-05-18)
Минзәлә шәһәре, Уфа провинциясе, Россия империясе
Катнашкан сугышлар/алышлар Башкорт баш күтәрүләре

Бәпәнәй Төрепбирдин баш. Бәпәнәй Төрөпбирҙин, ш.у. Бәпәнәй Төрөпкилдин[1] (Бәпәнәй Төрепкилдин; якынча 1695 — 1739) — 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләре җитәкчеләренең берсе. Тархан, мулла.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәпәнәй Төрепбирдин чыгышы белән Себер даругасы Куакан улусы башкортларыннан. Мулла һәм абыз буларак билгеле булган. Аның картатасы Камакай һәм әтисе Төрепкилде тархан булганнар һәм 1704—1711 елдардагы башкорт күтәрелешендә катнашканнар[2].

1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләренең икенче этабында Бәпәнәй Төрепбирдин Себер һәм Уса даругаларында күтәрелешнең җитәкчеләренең берсе була. Себер даругасы Кара-Табын Олысы старшинасы Йосоп Арыковның төп киңәшчесе булып китә. Бәпәнәй мулла баш күтәрүчеләрнең башка җитәкчеләре һәм патша чиновниклары белән хат алышкан. Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең хатларында [3] патша властьларын башкортларның җиргә асабалык хокукын искә-санга сукмауда, ислам динен кысуда, баш күтәрүләр карательләр тарафыннан каты бастырылуда һәм Рус дәүләтенә кушылуның килешүләрен бозуда гаепли һәм халыкның Россия империясеннән аерылып Башкорт дәүләте төзүгә кадәр үз мәнфәгатләрен яклау хокукын дәлилли.

1738 елның сентябрендә Бәпәнәй башкала Санкт-Петербургка башкортлардан күмәк прошение алып бару максатында урындагы властьлардан рөхсәт сорый, ләкин кулга алына[4]. Башка версия буенча, Хрущевның каратель отрядлары тарафыннан тотылган. Кулга алынгач, Бәпәнәй Төрепбирдин төрле җәзаларга тарттырыла һәм Минзәлә төрмәсендә тотыла. 1739 елның сентябрендә "тәгәрмәчкә бәйләп" (русча — "казнь колесованием") ул җәзалап үтерелә[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Акманов И. Г. Башкирские восстания XVII — начала XVIII вв. — Уфа: Китап, 1993.
  • Алтон С. Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. Перевод с английского Л. Р. Бикбаевой. — Уфа, 1995.
  • Военная история башкир. —Уфа: Башкирская энциклопедия, 2013. —ISBN 978-5-88185-076-0
  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — 476 б. — ISBN 978-5-7501-1301-9.
  • Таймасов С. У. Башкирско-казахские отношения в XVIII веке — М.: Наука, 2009. — 344 б. — ISBN 978-5-02-037567-3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БӘПӘНӘЙ ТӨРӨПБИРҘИН, Б.Төрөпкилдин. 2020 елның 16 июль көнендә архивланган. Башкорт энциклопедиясе
  2. Акманов И. Г. Бепеня Торопбердин. // Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 1996. — 672 с. — ISBN 5-88185-001-7.
  3. «Письмо башкир Сибирской дороги Бепени Трупбердина с товарищами уфимское воеводе Н. Д. Мерзлюкину с жалобой на действия А. И. Тевкелева и с требованием вывода его отряда с территории Сибирской дороги»»", 1734 елның 1 майында императрица Анна Иоанновнаның Империя чиген Башкортстан чигенә җиткерү, башкорт җирләрен үзләштерү өчен комиссия төзү турындагы карары (указы) буенча төзелгән Ырынбур экспедициясе начальнигы В. Н. Татищевка хат
    «Мы, башкирские народы, наши отцы, деды и прадеды, великому государю в подданство пришли своими волями, оставя своих ханов, а великие государи нас содержали по нашей воле, а не под саблею. И в то время, что государи дали нам землю, мы в знак того, что подданные, платили ясак. Теперь на ясачных землях строят города, башкир притесняют, и если не будет изменен этот порядок, башкиры будут сопротивляться, хотя пропасть, хотя смерть принять готовы» — Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий — Уфа: Китап, 2009. — Б. 17. — 744 б. — ISBN 978-5-295-04683-4.}}
  4. Таймасов С. У., 2009
  5. Алеврас Н. Н., Конюченко А. И. История Урала. XI — XVIII века. — Челябинск: Южно-уральское книжное издательство, 2000. — С. 172. — 280 с. — ISBN 5-7688-0771-3.