Вакыт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вакыт latin yazuında])
Вакыт
Сурәт
Кайда өйрәнелә фәза-вакыт фәлсәфәсе[d], Гомуми чагыштырмалылык теориясе һәм социология времени[d]
Обозначение величины t һәм τ
Нинди веб-биттә тасвирланган w3.org/2006/time(ингл.)
 Вакыт Викиҗыентыкта
Ком сәгатендәге ком агымы узган вакытны санар өчен куллана ала. Шулай ук, ул хәзерге мизгелнең үткән һәм киләчәк арасында булуын уңайлы күрсәтә.

Вакыт - физик һәм психик процесслар үтүе дәрәҗәсе, үзгәрешләр шартларының мөмкинлеге, вакыйганың вакыт күчәрендә координата яки ике вакыйга арасындагы интервал. Вакыйгаларны оештыру, озынлыкларын һәм араларын чагыштыру, төрле үзгәрешләрнең тизлеген билгеләү өчен кулланылучы үлчәү берәмлеген вакыт дип атыйлар. Күк йөзе буенча күк җисемнәренең хәрәкате яки сәгать кебек җиһаз-җайланмалар ярдәмендә үлчәнелә.

Бер ноктасында урын алган вакыйганың башка урындагы җирле вакытында кайчан булуын белү өчен Җир йөзе вакыт зоналарына бүленгән.

Классик физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Классик механика

Классик физикада: вакыт - өзлексез зурлык, дөньяның сыйфатламасы, фәзадан һәм материаль җисемнәрдән аерым тора.

Классик физикада вакыт бертөрле бара, табигать күренешләре вакытка тәэсир итмиләр, шуңа күрә вакыт - абсолют дип йөртелә. Классик физикада вакыт - кире әверелүчәнле.

Термодинамика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Термодинамика

Термодинамикада вакытның әверелүчәнлелеге фаразы дөресләнми. Термодинамиканың икенче кануны һәм Н-Теорема буенча энтропия арта гына, шуңа күрә вакыйгалар вакыт буенча артка кайта алмыйлар.

Больцман тигезләмәсе буенча үсә алмый. Больцман тигезләмәдә бик мөһим нәтиҗәне ача: Энтропия

- кисәкчә саны
языла (дөньяның тәртипсезлегенең дәрәҗәсе даими арттыруы тасвирлый).
кайда - энтропия
- микрохаләтләр саны
Дж·К−1 Больцман даимлеге.

Шулай итеп, Энтропия (тәртипсезелек дәрәҗәсе) кими алмый

Энтропия вакытның угын билгели.

Квант механикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Квант механикасы

Квант механикасында һәрбер зурлыклар диярлек квантлана, ләкин вакыт квантланмаган һәм тышкы параметр булып кала. Квант механикасында үлчәү әсбаплары йогынтысы сәбәпле вакыт - әверелүчәнсез. Процесслар вакыт буенча симметриясез. Квант механикасында вакытны үлчәү төгәллеге була.

Релятив физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махсус чагыштырмалылык теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Релятив физикада: Махсус чагыштырмалылык теориясендә, Гомуми чагыштырмалылык теориясендә вакыт һәм фәза бәйсез зурлыклар түгел, алар вакыт-фәза бердәм континуумның төрле яклары (Минковский киңлеге). Шулай итеп, вакыт - Минковский киңлегенең дүртенче координатасы булып тизлекккә, импульска, гравитациягә, гомуми очракта: импульс-энергиягә бәйле, үзгәрүчән зурлык.

Әгәр сәгатьләр хәрәкәтсез хисап системасында булсалар , шунда ике эзлекле вакыйгалар өчен . Шул сәгатьләр хисап системасына чагыштырганда канун буенча баралар, шуңа күрә вакыт аралыгы:

Шулай итеп хәрәкәт итүче хисап системасында вакыт әкренәя.

Әгәр сәгатьләр үзгәрүчән тизлеге белән хәрәкәт итсәләр, шул хәрәкәт итүче хисап системасында үлчәлә торган вакыт:


Гомуми чагыштырмалылык теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыр җисемнәр янында - зур абсолют гравитацион потенциаллы нокталарда - вакыт йөреше әкренәя, кечерәк абсолют гравитацион потенциаллы нокталарга чагыштырганда.

Чагыштырмача вакыт үзгәреше гравитацион потенциаллар аермасына туры пропорциональ, яктылык тизлегенең квадратына кире пропорциональ:

Гравитацион кызыл күчеш  :

,

биредә:

һәм — фотон ешлыгы, дулкын озынлыгы,
һәм — лабораториядә фотон ешлыгы, дулкын озынлыгы,

Гравитацион кызыл күчеш Альберт Эйнштейн тарафыннан 1911 елда фаразланган:

,

биредә:

— спектрлы сызыкларның чагыштырмача күчеше,
  и   — Гравитацион потенциаллар күзәтү ноктасында һәм нурлану ноктасында,
— Ньютон Гравитацион даимие;
масса,
— яктылык тизлеге,
— массалар үзәгеннән нурлану ноктасына кадәр аралык,
— массалар үзәгеннән күзәтү ноктасына кадәр аралык.

Яктылык өчен:

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Визгин В. П. Релятивистская теория тяготения (истоки и формирование, 1900—1915). М.: Наука, 1981. — 352 c.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7
  • Паули В. Теория относительности. Изд. 2-е, испр. и доп. Перев. с нем. — М.: Наука, 1983. — 336 с.
  • Спасский Б. И.. История физики. Том 2, часть 2-я. М.: Высшая школа, 1977.
  • Уиттекер Э. История теории эфира и электричества. Современные теории 1900—1926. Пер с англ. Москва, Ижевск: ИКИ, 2004. 464с. ISBN 5-93972-304-7 (Глава 2)