Василий Баженов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Баженов latin yazuında])
Василий Баженов
Туган телдә исем Василий Иванович Баженов
Туган 12 март 1738(1738-03-12)
Мәскәү
Үлгән 13 август 1799(1799-08-13) (61 яшь)
Санкт-Петербург
Күмү урыны Тула өлкәсе
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d] һәм Славән-юнан-латыйн академиясе[d]
Һөнәре архитектор

 Василий Баженов Викиҗыентыкта

Василий Баженов, Василий Иван улы Баженов, рус. Баженов Василий Иванович (1738-1799) — архитектор, рәссам, педагог, теоретик, архитектурада рус классицизмы мәктәбенә нигез салучылардан берсе. Россия император академиясе әгъзасы (1784 елдан), вице-президенты (1796 елдан). Пашков йортын, Царицыно сарай-бакча ансамблен коручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пашков йорты
Юшков йорты
Долгов йорты
Черкизоводагы чиркәү

1738 елның 1 (12) мартында Мәскәүдә, сарай чиркәве причетчигы Иван Федорович Баженов (1711-1773) гаиләсендә туган. Рәсемгә сәләте кечкенә вакытта ук ачыла. Мәскәүдә беренче архитектура мәктәбе ачкан кенәз Дмитрий Васильевич Ухтомский аны үз кул астына кертә. Ухтомский мәктәбеннән Россиядә беренче югары уку йорты булган Славян-грек-латин академиясенә күчә. Анда 1,5 ел укыгач, обер-архитектор Растрелли үзенә ярдәмче итеп ала.

Аурупада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң яхшы укучы студент буларак, пенсия түләп, чит илгә укырга җибәрәләр: 1759 елның сентябреннән Парижда профессор Шарль Девайи остаханәсендә шөгыльләнә. Парижда сәнгать академиясен алтын медальгә тәмамлагач, Румга китә. Анда күләмле, катлаулы төзелешле, күп очракта чынбарлыкта тормышка ашырып булмастай корылмаларның макетларын төзү белән мавыга. Румда 28 яшьлек остага архитектура академигы дәрәҗәсе бирелә һәм профессор урыны тәкъдим ителә. Флоренция, Клементино һәм Болонья академияләренә әгъза итеп сайлыйлар.

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус архитектурасына «франсуз йогынтысы»н кертүче булып таныла. Хөкемдарларның начар карашы архитекторга уйлаган эшләрен тормышка ашырырга комачаулый.

Мәскәүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә төзегән биналары күләмле, кырыс, шул ук вакытта нәфис булулары, челтәрләп эшләнгән бизәкләре белән игътибарны җәлеп итә. 1784-1786 елларда төзелгән Пашков йорты (хәзерге Россия дәүләт китапханәсенең иске бинасы) шундыйлардан. Архитектура профессоры урынын алырга теләп, патшабикә Екатерина өчен күңел ачу биналары төзи. Ләкин көткән урын бирелмәгәнлектән, академик хезмәттән китә. Капитан дәрәҗәсе биреп, кенәз Григорий Орлов үзе җитәкләгән Артиллерия ведомствосына баш архитектор итеп ала. 1773 елда Мәскәүнең тарихи үзәген яңартуны башлап җибәрә: Мәскәү Кремле диварлары сүтелеп, яңа зур биналар корылырга тиеш була. Ләкин патшабикә әмере белән әлеге эш туктатыла.

1785 елда Ходынка кырында Күчүк Кайнарҗа килешүен бәйрәм итү өчен, барокко һәм готика агымнарын кушып төзегән корылмаларны, шулай ук патшабикә әмере белән җимереп аталар. Патшабикәгә аның өчен төзелгән бинаның башка биналар белән бер үк зурлыкта булуы охшамаган.

В.И. Баженовның, шәкертләр җыеп, Мәскәүдә шәхси академия ачу хыялы да барып чыкмый. Екатеринаның начар карашы аркасында, хөкүмәт эшеннән китеп, аерым кешеләргә йортлар салып көн итәргә мәҗбүр була.

Петербургта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1792 елда яңадан Артиллерия ведомствосына эшкә алгач, эшчәнлеген Санкт-Петербургда дәвам итә. 1796 елда тәхеткә утырган Павел I В.И. Баженовны Россия сәнгать академиясенең вице-президенты итеп билгели, рус рәссамнарының сәләтен ачу юлларын ачыкларга куша.

Мирас[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия архитектура тарихында В.И. Баженов төзегән биналар төгәл ачыкланмаган. Кайбер биналарны, стиль якынлыгы буенча, Баженовныкы дип ялгыш атау киң таралган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия шәһәрләрендә, шулай ук Казанда[1], Казакъстан шәһәрләрендә (Алматы, Караганды) урамнарга исеме бирелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Памятники архитектуры Москвы. Замоскворечье. М.: Искусство, 1994. ISBN 5-210-02548-9
  2. Памятники архитектуры Москвы. Окрестности старой Москвы (северо-западная и северная части города). М.: Искусство, 2004. ISBN 5-98051-011-7
  3. Памятники архитектуры Москвы. Окрестности старой Москвы (юго-восточная и южная части города). М.: Искусство, 2007. ISBN 978-5-98051-041-1
  4. Учись быть первым. М.: Дрофа, 2006. ISBN 5-358-01080-7

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Урам хариталары сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-11-19