Велосипедны уртак файдалану системасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Велосипедны уртак файдалану системасы latin yazuında])
Велосипедны уртак файдалану системасы

Велосипедны уртак файдалану системасы — гадәттә коммерцияле булмаган нигездә төзелгән, автоматлаштырылган станциясенән велосипедны арендалау һәм шул ук шәһәрдә кире кайтарырга мөмкинлек бирүче велопрокат системасы. Мондый программа дөньяның күп кенә шәһәрләрендә уңышлы эшли.

Программаның максаты — халкына һәм туристларга бушлай бик очсыз велосипед бирергә. Шул рәвешле транспорт һәм экологик хәлне яхшыртырга.

Велосипедны уртак файдалану системасы катнашучыларны вандализм һәм урлау куркынычлылыгы, ремонтлау кирәклегедән коткара.