Википедия:Блоклау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Блоклау latin yazuında])


Блоклау яки блокировка — ул Википедиядә администраторлар тарафыннан проектның төп принциплары бозылуны булдырмау яки Википедиягә зыян китерүне булдырмау өчен, IP-адресларга карата кулланыла торган актив катнашуны тулысынча яки өлешчә тыю.

Блоклау катнашучыны хокук бозмаска өтәрә алаган башка ысуллар беткәнче кулланылмаска тиеш.

Блоклану катнашучы статусы булып тора, бу исә блоклануны башка хисап яхмасыннан әйләнеп чыгуны тыюны, ягъни Википедия битләрен теләсә нинди хисап язмасыннан яки аноним рәвештә үзгәртүне тыюны күздә тота.

Һәр катнашучы Викикпедиянең администраторларга мөрәҗәгатьләр битендә башка кулланучының үз-үзен тотышын бәяләү турында хәбәр итәргә хокуклы, шул ук вакытта ул әдәп, тәртип яки хокук бозу очраклары нигезләрен җентекләп күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта тәртип бозуга йогынты чарасын сайлаган өчен администратор җавап бирә, ул килеп туган проблемалы хәлне игътибар белән өйрәнергә һәм, блоклауны кулланган очракта, аның кирәклеген һәм сайланган тыю озынлыгын нигезләргә тиеш.

Ботларны блоклау күбесенчә ботларны куллану кагыйдәләре нигезендә башкарыла.

Блоклану вакытын үзгәртү яки блоклауны тулысынча кире алу мөмкин, моның өчен катнашучы деструктив гамәлләрен туктатырга вәгъдә бирергә, яки мөһим нигезләр үзгәртү, яки блоклау ялгыш дип табылу тиешле.

Топик-бан — катнашучыга администратор, остазы, арадашчы яисә Арбитраж комитет карары буенча салынган билгеле бер мәкаләләр, мәкаләләр төркемен, тематикалар яки башка критерийлар буенча һәм/яки билгеле бер исем киңлекләрен үзгәртүне, билгеле бер гамәлләр кылуны тыю һ.б. тыю.

Топик-бан турында белдерү администраторлар форумы битендә булдырыла — ВП:ИФ/Топик-баннар.