Википедия:Идарә эшчәнлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идарә эшчәнлеге latin yazuında])

Һәрбер проектның кебек үк, Википедиянең куелган максатларына ирешә алуы өчен азмы-күпме дәрәҗәдә идарә эшчәнлеген кайгыру кирәк. Моның өчен катнашучыларның консенсусы нигезендә Википедия кагыйдә һәм кулланмаларын билгеләүче күпсанлы битләр булдырылган һәм аларның үтәлешен кайгыру буенча эшчәнлек оештырылган.

Бу процесс үзеннән-үзе бармый һәм бар үзгәрешләр тәртипле хәлдә урын алулары өчен җан иясе булган администратор игътибарын таләп итә.

Викиҗәмгыять сайлавы белән билгеләнгән идарәчеләр, бюрократлар, стюартлар һәм башка хезмәт ролләрен башкаручылар вәкаләтләре Википедиянең үсешен кайгыручы Викимедиа фонды карарларына бәйле.

Әммә, дөресен әйткәндә, Википедиягә кертем ясаучылар үз ихтыярлары буенча эшләүче ирекле катнашучылар булу аркасында, Википедиядәге идарәчелек фәрманнар бирү яки таләпләр белдерү белән билгеләнми. Бездәге идарәчелекнең асылы — Википедиянең башкаларга файда китерүче ресурс буларак үстерүдә башкаларга үрнәк күрсәтү. Ягъни, бездәге процесслар белән идарә итү өчен идарәче статуска ия булу бер дә кирәкми. Татар Википедиясенә таба кешелекнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлгән эшләр башкарган һәрберсе ТатВики идарәчелегендә катнаша.

Халыкара Викимедиа хәрәкәте кулланмалары[вики-текстны үзгәртү]

  • Википедиянең яңа һәм кече бүлекләре өчен кулланма (ингл.) * (рус.)
  • Җәмгыять потенциалларын үстерү (ингл.) * (рус.)
  • Берләшмәләрне үстерү (ингл.) * (рус.)