Владимир Оскал-оол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Оскал-оол latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 31 декабрь 1920(1920-12-31)
Туу урыны Хондергейский сумон[d], Дзун-Хемчикский кожуун[d]
Үлем датасы 7 октябрь 1999(1999-10-07) (78 яшь)
Үлем урыны Кызыл, Россия
Җирләнгән урыны Кызыл
Туган тел рус теле
Һөнәр төре цирк артисты, педагог, укытучы
Әлма-матер Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате укуханәсе[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Ленин ордены ССРБның Халык артисты РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты медаль «За трудовую доблесть»
 Владимир Оскал-оол Викиҗыентыкта
В. Б. Оскал-оолның сәхнә киеме. Тыва Республикасы Милли музее «Алдан-Маадыр» экспозициясеннән

Владимир Базыр-оолович Оскал-оол (чын исеме — Сат; 19201999) — совет тыва цирк артисты (эквилибрист, жонглёр). ССРБ халык артисты(1980).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 31 декабрендә Чаш-Терек аймагында (икенче мәгълүматләр буенча — Кургаг-Кара-Суг дигән урында[1]) Хондергейский сумоны (хәзерге көндә Дзун-Хемчик кожууны, Тыва, Россия) ярлы малчы гаиләсендә туган [2].

Чадан шәһәре мәктәбендә укыган. 1939 елда Мәскәү Дәүләт цирк сәнгате училещесын тәмамлаган, эквилибристика, жонглёрлык осталыгына өйрәнгән [3].

1941 елга кадәр Кызыл шәһәрендә В. Кок-оол исемендәге Тыва музыкаль драма театрының концерт бригадасында эшли.

1941 - 1945 елларда ул үзе оештырган Тыва театр укуханәсенең цирк бүлеген җитәкли. Бу кафедраны 1945 елда тәмамлаучылар В. Оскал-Оол җитәкчелегендәге чыбыктагы (милли уеннар, йолалар, гореф-гадәтләр элементлары белән) жонглёрлар һәм эквилибрист-биючеләр ансамбленең төп үзәгенә әвереләләр.

Аның җитәкчелегендә цирк төркеме әкренләп популярлык казана һәм Союзгосциркның танылган төркемнәрнең берсе булып китә.

Төркем Һиндстан, Бирма, Индонезия, Монголия, Венгрия, Болгария, Көнчыгыш Германия, Франция һ.б.илләрдә гастрольләрдә йөри[4].

1940 елдан ВКП(б) әгъзасы. Депутат Тыва АССРы Югары Советының 1-2 чакырылыш депутаты

Гаилә династиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Оскал-оол - Тывада беренче цирк башкаручысы, зур цирк династиясенә нигез салучы. Династиягә аның хатыны һәм партнеры Дунзенмаа, аларның балалары Юрий һәм Тыва Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган артисткасы Майя Оскал-оол-Лозовик, оныклары Владимир һәм Долаана Оскал-оол, Маадыр һәм Саяна Лозовик һәм башкалар керә [5].

2014 елда Тува белән Россиянең берләшүенең 100 еллыгы айканлы, Оскал-оол династиясенең кече вәкилләре Тывада «Алтын Аждаһа» («Золотой дракон») циркы чышыларын оештыралар, анда Владимир Оскал-оолның оныгы Долаана, аның ире, Бельгия гражданины Лоик Молл, аларның кызлары Шеннон һәм Калисса Орлана, шулай ук дрессировкалаучы Евгений Ким, Наталья Грачёва, Наталья һәм Геннадий Пикулиннар һәм башка манеж осталары катнаша[6].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСРның атказанган артисты (1955)
  • Тува АССРның халык артисты (1963)
  • РСФСРның халык артисты (1969)
  • ССРБ халык артисты (14.02.1980)[7]
  • Ленин ордены (1949)
  • «За трудовую доблесть» медале (1949)

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елның 7 октябрендә Кызыл шәһәрендә вафат була. Кызыл шәһәре зиратында җирләнгән

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В.Б. Оскал-оолның 90 еллыгына Тываның Алдан-Маадыр исеме белән аталган милли музеендә "Тыва циркы легендасы" әсәренең күргәзмәсе оештырылган, ул Оскал-оол гаилә династиясе вәкилләренең актив катнашуы һәм ярдәме белән ясалган.
  • Тыва гуманитар тикшеренүләр институты Россия географик җәмгыяте гранты ярдәмендә 2014 елда В.Б. Оскал-оол биографиясенә багышланган китап бастырып чыгарган. Тупланма мәдәният докторы В. Ю. Сузукей тарафыннан әзерләнгән[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оскал-оол Владимир Базыроолович// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 18-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 90 лет со дня рождения Владимира Оскал-оола » Tuva.Asia
  2. 2,0 2,1 Оскал-оол Владимир Базыр-оолович » Tuva.Asia
  3. [ Оскал-оол Владимир Базыроолович] — ЗСЭ
  4. Оскал-оол Владимир Базыроолович. әлеге чыганактан 2012-09-20 архивланды. 2012-09-05 тикшерелгән.
  5. МАЙЯ ОСКАЛ-ООЛ - ЛОЗОВИК: "КОГДА ОГЛЯДЫВАЮСЬ, Я УЛЫБАЮСЬ"
  6. Династия Владимира Оскал-оола – легендарного основателя циркового искусства в центре Азии – сделала подарок жителям Тувы, archived from the original on 2020-02-17, retrieved 2020-08-25 
  7. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 14 февраля 1980 года № 1557—Х «О присвоении почётного звания «Народный артист СССР» тт. Зарипову Х. К., Ольховикову Н. Л. и Оскал-оолу В. Б.» // «Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик». — № 8 (2030) от 20 февраля 1980 года. — Ст.145.