Всеволод Дубинин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Всеволод Дубинин latin yazuında])
Всеволод Дубинин
Туган 11 гыйнвар 1913(1913-01-11) яки 1913[1]
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 8 июнь 1958(1958-06-08) яки 1958[1]
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре биолог, хайванатбелгеч
Эш бирүче Россия ФА Зоология институты[d] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d] (1947)

Всеволод Борисович Дубинин (1913 елның 11 гыйнвары, Санкт-Петербург1958 елның 8 июне, Ленинград) — совет зоологы, акаролог, биология фәннәре докторы (1947).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Всеволод Дубинин 1913 елның 11 гыйнварында Санкт-Петербургта туган[2][3]. 1931 елдан 1936 елга кадәр Ленинград университетында укый. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, 1939 елда зоология институтына эшкә керә[4].

Эшли башлаганнан соң өч ай узгач, армиягә алына, Беларус, Белофин, Ленинград фронтларында урнашкан була. 1942 елда аны Байкал арты фронтына җибәрәләр, анда аңа, белгеч-паразитолог буларак, куркыныч табигый-чыганак авыруларын һәм, барыннан алда, чуманы юк итү проблемаларын хәл итү йөкләнгән. 1943 елда Ленинградтагы хәрби-медицина академиясенә күчерелә. 1947 елда Зоология институтына кайта. 1947—1954 елларда Зоология музее буенча институт директоры урынбасары була. 1955 елда Дубининны ССРБ фәннәр акалемиясенең Президиумы каршындагы табигатьне саклау комиссиясе рәисе урынбасары итеп билгелиләр[5].

1958 елның 8 июнендә Ленинградта миокард инфарктыннан үлә.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Мария Николаевна Дубинина (туганда Горбунова; 1911—1986), шулай ук зоолог, паразитик яссы суалчаннар буенча (аерым алганда, амфилинидлар буенча) белгеч була.

Кызы — Елена Всеволодовна Дубинина (1937), әтисе кебек үк, зоология институтында акаролог була[6]. Биология фәннәре кандидаты. «Acarina» рус акарология журналының редакция коллегиясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каурый талпаннарның тормыш циклларын, физиологиясен һәм эволюциясен тикшерү белән шөгыльләнә. 26 төр каурый талпаннарның 20 меңнән артык ашказанын микроскопик тикшерүләр ярдәмендә ул әлеге паразитларның төп ризыгы булып кошларның канатларында булган липидлар тора дип билгели.

Табигатьне саклау проблемалары белән шөгыльләнә. Дубинин тырышлыгы белән радиоэкология өлкәсендәге тикшеренүләргә ярдәм күрсәтелә, аларның максаты — табигатьтә радиоактив матдәләрнең миграция юлларын күзәтү.

Фәндә беренче тапкыр 150 яңа төр, 40 ыруг һәм 10 гаилә һәм кече гаилә тасвирлаган[2].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Ленинградны саклаган өчен» һәм «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

136 басма, шул исәптән өч том ССРБ фаунасы авторы:

  • Дубинин В. Б. Нахождение плейстоценовых вшей (Anoplura) и нематод при исследовании трупов индигирских ископаемых сусликов // Доклады АН СССР. — Т. 62. — № 3. — С. 417—420. — ISSN 0002-3264.
  • Гарутт В. Е., Дубинин В. Б. О скелете таймырского мамонта // Зоологический журнал. — Т. 30. — № 1. — С. 17—24. — ISSN 0044-5134.
  • Терентьев П. В., Дубинин В. Б., Новиков Г. А. Кролик.. — М.: Советская наука, 1952. — 364 с.
  • Дубинин В. Б. Чесоточные клещи, их биология, вред в сельском хозяйстве, меры профилактики и борьбы с ними. — М.: Советская наука, 1954. — 172 с.
  • Дубинин В. Б. Хелицероносные животные (подтип Chelicerata W. Dubinin nom. n.) и положение их в системе // Зоологический журнал. — Т. 38. — № 8. — С. 1163—1189. — ISSN 0044-5134.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Czech National Authority Database
  2. 2,0 2,1 Kelso L. and Nice M. M. A Russian Contribution to Anting and Feather Mites // The Wilson Bulletin. — Т. 75. — № 1. — С. 23—26. — ISSN 0043-5643.
  3. Дубинина Е. В. Памяти Всеволода Борисовича Дубинина — акаролога и эколога (11.01.1913—08.05.1958) // Отчётная научная сессия по итогам работ 2017 г. — СПб.: Зоологический институт РАН, 2018. — С. 16—19.
  4. Олигер И. М. Славная десятка. Мои друзья-зоологи // Научные труды Государственного природного заповедника «Присурский». — Т. 23. — С. 16—91.
  5. Weiner D. R. A Little Corner of Freedom Russian Nature Protection from Stalin to Gorbachëv. — Berkeley · Los Angeles · Oxford: The Regents of the University of California, 1999.анг--> — P. 252—257.
  6. Елена Всеволодовна Дубинина. Зоологический институт РАН. 2020-05-30 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]